Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сабый күңелен күрер өчен беркайчан да соң түгел

Казан шәһәрендә "Наз" хәйрия фонды инвалид балалар өчен яңа ел бүләкләре тапшырган булган. Анда була алмаган районыбыз балаларын шушы көннәрдә балалар иҗат үзәгенә җыйдылар.

Әлеге фонд җитәкчесе шәхсән үзе монда килеп нәниләрнең кыш бабайдан сорап язган бүләкләрне тапшырды. "Сезнең район миңа бик якын, чөнки әтием чыгышы белән Чүкәй авылыннан. Безнең фондның оешуына егерме еллап бар, ә Балык бистәсе белән сигез елдан артык эшлибез. Әйләнә тирәбезгә игътибарлы булыйк, ярдәмләшеп яшик",-диде фонд җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова. Балалар бүләкләренә сөенделәр, Кыш бабай белән җырлап, биеп, күңел ачтылар.

Голназ Зарипова.

Фото c yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев