Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Почтальон көненә 25 әр километр юл үтә

Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч һәр укучыны һөнәр сайлау мәсьәләсе борчый башлый. Берсе эшмәкәр яки хуҗабикә булу турында хыялланса, икенчеләренең хат ташучы буласы килә.

Кайбер укучылар җәйге каникуллар вакытында хат ташучы булып эшлиләр дә.
Элек хатларны ямчылар ат белән ташыган. Аннан соң аны поезд, самолет алыштырган. Соңгы елларда кешеләр телефон, интернет аша аралашалар. Нинди генә аралашу чаралары табылса да, бу һөнәр бүген дә алыштыргысыз, бигрәк тә авыл өчен.
Монда хат ташучыларны төрлечә каршы алалар: ышаныч белән шатланып та, кайгылы сәгатьләре дә булгалый. Газета-журналларга язылмаучылар почтага килеп сатып алалар. Шулай итеп почта бүлекләре аралашу, информация белән бүлешү урыны да булып тора. Мин күптән түгел генә Балык бистәсе почта бүлегендә булдым. "Бу һөнәр катлаулы түгел, ләкин куркыныч. Газета-журналлар, пенсия тараткан вакытта хулиганнардан гына түгел, этләрдән дә куркырга туры килә",-ди алар.
Хат ташучының эш сәгате адреслар буенча газета-журналларны, хатларны, квитанцияләрне барлап куюдан башлана. Аннан соң йортларга таратырга чыгып китә. Мин элегрәк хат ташучының төп хәсрәте - караңгы подъездлар, ватык почта ящиклары дип күз алдына китерә идем. Болары инде көн кадагыннан төшеп баралар. Алар өчен бүген урамда бәйсез йөргән этләр төп проблема булып тора. Кайбер ваемсыз эт хуҗаларына җаваплы кешеләр тиешле чараларын күрсәләр начар булмас иде, билгеле.
Элегрәк хат ташучылар ничек эшләгәннәр, бүгенгедән ни аерма икән? Әлеге сорауга түбәндәге җавап ишеттем.
-Элек тә шул ук хезмәтне башкардылар. Аларның эшләре бик авыр. Иртәдән кичкә кадәр сумка күтәреп җәяү йөриләр. Бүген алар берьюлы берничә вазыйфа башкаралар. Бу хезмәт кешесенә һәрьяклы хөрмәт белән карарга кирәк,-ди пенсионер Зәйтүнә Нуретдинова.
Хәзерге хат ташучы Наталья Хәбибуллина белән гапләшеп алдык.
-Һава торышының нинди булуына карамастан, адрес буенча барысын да илтеп тапшырырга кирәк. Кайчакларда минутлар да бик кадерле була,-ди ул.
-Сез ничә ел эшлисез?-дип сорыйм аннан.
-Мин бу эштә ике еллап хезмәт куям. Коллектив безнең бик тату. Тирә-юнебездә яхшы кешеләр булганда эшләве күңелле. Коллектив нинди булса, җитәкчесе дә шундый була. Җитәкчебез гадел, кирәк вакытта мактый, кимчелекләр булганда "утлы табага" да бастырырга мөмкин.
-Сез көненә күпме йөк күтәреп, ничә километр узасыз?
-Йөгебез гадәти көннәрдә 9-10, ә җомга көнендә 14 килограммга кадәр җитә. Бер көнгә 25 километр юл үтәм. Кыен, авыр хезмәт. Шулай да хезмәтемне яратам.
Алия Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев