Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пенсияңне арттырасың килсә

2013 елның 30 сентябре Пенсияләрне дәүләт софинанслау программасы буенча гаризалар кабул итү һәм беренчел взнос кертүнең соңгы көне дип ишеткән идек. Бу чыннан да шулаймы? Ф.Садриев.

Бу сорауга Пенсия фондының район идарәсе начальнигы М.Валеева җавап бирә.
-Пенсияләрне дәүләт софинанслау программасына кермәгән, кереп тә түләүләр башкармаган гражданнарга түбәндәгеләрне хәбәр итәбез. Чыннан да 2013 елның 30 сентябре гаризалар кабул итү һәм кимендә 2000 сум күләмендә беренчел взнос кертүнең соңгы көне. Алдагы 10 ел дәвамында ел саен үзләренең пенсия тупланмаларын дәүләт хисабыннан ике тапкырга арттырырга теләүчеләргә 2013 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча тору урынындагы пенсия фонды территориаль органына килеп программага керү турында гариза бирергә кирәк. Гаризаларны эш бирүче яки ПФР белән үзара таныклыкларны раслау турында килешү төзегән оешмалар (трансфер-агент үзәкләр) аша, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Интернет порталының (www. gosusIugi. ru) "Личный кабинет" бүлегендә урнаштырырга мөмкин. 2 мең сумнан да ким булмаган беренчел взносны эш бирүче аша, мөстәкыйль рәвештә кредит учреждениеләре аша яки акча күчерү юлы белән пластик карта аша кертергә мөмкин. (ссылка https://uslugi.tatar.ru/pension-fund).
Дәүләт тарафыннан софинанслана торган максималь взнос суммасы елына 12 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев