Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пар сукмактан–алтын туйга...

Тату гаилә нигезе-ихлас мәхәббәт, ышаныч, тугрылык. Бер-береңне аңлап яшәгәндә генә көмеш, алтын, бриллиант туйларга җитәргә мөмкиндер ул. Ә андый парлар янәшәбездә шактый күп. 15 июльдә район ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән гаилә бәйрәменә дә тигезлектә, матур яшәгән берничә пар чакырылган иде.

Юбилярларны котлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин да килгән. Йөрәктән әйтелгән сүзләре теләк тә, соклану да булып яңгырады.
-Язылышып гаилә коручылар күп. Әмма сабырлар, күңелләрендә ихтирам, мәхәббәт йөрткәннәр генә тормыштан уңалар, андыйлар гына картлыкларын балалары янәшәсендә-түрдә каршылыйлар. Киләчәктә дә сезгә саулык, тигезлектә яшәү насыйп булсын,-диде ул.
Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. Балык бистәсендә гомер итүче Хәбри һәм Капитолина Зыятдиновлар, Мөбәрәкҗан, Роза Әхмәтҗановлар, Александр, Галина Хроленколарны да белмәүчеләр сирәктер. Һәркайсы үз хезмәтендә, яшәү рәвеше белән танылган, үрнәк гаиләләр. Карашлары белән аңлашып алтын туйлы көнгә җиткән Зыятдиновлар гаиләсе хакында газетабызга язып чыккан идек инде. Әхмәтҗановлар, Хроленколарның үтелгән тормыш юлы да олы бер мактауга, ихтирамга лаек икән, ләбаса! ЗАГС бүлеге башлыгы Розалия Нәгыймуллина алар белән якыннан таныштырды.
Мөбәрәкҗан ага белән Роза апа Әхмәтҗановлар гаиләсендә тиздән сапфир (зәңгәр якут) туй көтелә. Никахлашып яши башлауларына 45 ел аларның. Заманында гөрләтеп комсомолларча туй уздырганнар. Һәм гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүрелдерми саклый белгәннәр. Сөлектәй 4 ул үскән, аларга пар булып сылу 4 кыз килен булып төшкән. Нәсел дәвамчылары булып оныклар туган. Шул рәвешле шәҗәрә агачы тармагы үскән, киңәйгән.
Тантанага килгән Александр, Галина Хроленколарның бергә яши башлауларына да шушы көннәрдә 38 ел була икән. Энҗе, гәрәбә туйларын тигезлектә уздырган әлеге гаилә райондашларга сәнгатьтәге уңышлары белән яхшы таныш. Александр Григорьевич район "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшләгән булса, Галина Григорьевна исә район мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән ике кызлары инде үз тормышларын корганнар, хәзер оныклар үсә.
Тормыш итүне өлкәннәр диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма анда аумас өчен гаиләдә җилкән булырдай ир канаты, ә инде аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле хатын-Ана булу да кирәк. Бәйрәм түрендәге парлар өчен диңгез штормнары инде артта калган. Иңгә иң куеп үтелгән юллар оныклар өчен бүген матур үрнәк.
Гаилә бәйрәмендә әлеге парларның һәркайсына истәлекле бүләкләр, медальләр тапшырылды, җырдан тәкыялар үрелде. ЗАГС бүлегенең почетлы китабына имзаларын куйган парларның тагын бер бәхетле мизгеле иде бу. Бер-берсенә төбәлгән карашларда ярату, тугрылыкка рәхмәт хисләре чагылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семейный праздник