Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Нәкия Мөбәрәкшина: шәл бәйләдем уртасына үрнәк куеп

Безнең як халкы элек-электән шәл бәйләү белән шөгыльләнгән. Шәлгә элек кенә түгел, хәзер дә ихтыяҗ күп. Салкын кышларда мамык шәлсез, йон бияләй, носкисыз йөреп кара!

Кайберәүләр мамык өчен куяннар асраганнар. Икенчеләре кәҗә шәлләренә өстенлек биреп, мамык кәҗәләре тотканнар. Өченчеләре исә, яхшы кәҗә мамыкларын башка төбәкләрдән сатып алып кайтканнар. Шәл бәйләү авыр хезмәт, эрлисе дә бәйлисе генә түгел. Шулай да районыбызның уңган, булган, иренмәгән хатын-кызлары мамык шәл, шәлдән калган мамыклардан, яисә йоннан бияләй, носкилар бәйләп кәсеп иткәннәр.
Шәл бәйләүнең бөтен серләренә кечкенәдән үк төшенгән, Күки авылында яшәүче Нәкия Мөбәрәкшина бу шөгылен бүгенге көндә дә яратып башкара. Без килгәндә яңа гына бәйләнгән бер өем носки, бияләй, берничә өчпочмаклы яулыгы бар иде. "Егерме биш пар бияләйне шушы көннәрдә генә сатып җибәрдем әле. Утыз шәллек мамык алам, бер елга җитә ул. Шәл белән беррәттән косынка, бияләй, носки да бәйлим",-ди ул. Нәкия апага заказны биреп кенә торалар, җәй көне авылга кайткан кунаклар бәйләнгән кул эшләрен алып китеп бетереп баралар икән. "Без күршебездән бик уңдык, дус-тату яшибез. Егерме ике ел элек тормыш иптәше үлеп китте. Тормыш арбасын ялгыз башы тартып барырга туры килде аңа. Ә ул бервакытта да югалып калмас, күңел төшенкелегенә бирелми, тормыштан зарлана белмәде, бөтен энергиясен эшкә җикте.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев