Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Мичтәге ут ваемсызлыкны кичерми

Ягу сезоны башланды. Статистика буенча торак сектордагы һәр бишенче янгын мичләрне салу һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Йортларга, каралты-кураларга зыян килә, кешеләр пешә, җәрәхәтләнә, хәтта һәлак була. Бу уңайдан, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Альмир Шәфигуллинның киңәшләренә колак салу урынлы булыр:

-Кызганычка каршы, кайбер йорт хуҗалары янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җитди карамыйлар. Агымдагы елда шул сәбәпле 6 янгын чыкты.
Ягу сезоны баршында йорт хуҗалары даими рәвештә мичләрнең төзеклеген тикшереп торырга, якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр. Мичләрне, төтен суыргычларны вакытында ремонтларга кирәк. Кабызганда бензин, керосин Һәм башка тиз кабынучан сыеклыклар кулланырга ярамый. Янганда, аның капкачы ябык булырга тиеш. Мич каршында идәнгә 50×70 см. зурлыкта калай кагып кую зарур. Капкач янында утын, кәгазь, чүп-чар сакламагыз. Кайнар мичкә киптерү максатыннан куелган утын, кием-салымга ут кабарга мөмкин булуын онытмагыз. Төтен каналының яки мичнең эчке өслегеннән янучан стенага, бүлемгә кадәр 38 см. ара калырга тиеш. Әгәр агач конструкцияләр өстәмә рәвештә асбест бите белән сакланган булса, кирпеч бүлемен 25 см. га кадәр киметү рөхсәт ителә. Мичтәге ут ваемсызлыкны кичерми. Шуны онытмагыз!
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X