Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Капитан Габдрахмановның йолдызлы сәгате

Дүшәмбе көнне Биектау авылында полициянең участок пункты һәм участковый гаиләсе өчен торакны берләштергән административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды.

Аны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Илһам Валеев, Россия эчке эшләр бүлеге министрлыгының Татарстан республикасы буенча полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров катнаштылар.
Район башлыгы әйтмешли, капитан Фәнис Габдрахманов чын мәгънәсендә "йолдыз" булып балкыды инде бу көнне. Менә дигән торак һәм эш бүлмәсенә өстәп, Татарстан эчке эшләре министры исеменнән "Нива" автомобиле бирделәр үзенә. "За отличную службу в МВД Республике Татарстан" күкрәк билгесе белән дә бүләкләделәр. Өлкән лейтенант Илназ Фәрзекәев тә шундый ук билгегә лаек булды. Полиция капитаны, оператив дежурный ярдәмчесе Айрат Хәсәновка министр исеменнән рәхмәт белдерелде. Участок уполномоченныйлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, материаль тәэмин ителешен күтәрүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Илһам Валеев, Әлеге комплексны төзегән "Универсалстрой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе Рәмис Гаянов Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шундый ук комплекс Күгәрчендә дә төзелгән. Аларны башка авылларда да төзү планлаштырыла. Бу административ торак комплексларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Беренчедән ул участковыйларны яхшы торак белән тәэмин итү булса, икенчедән аларны халыкка тагын да якынайта төшә. .
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X