Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ишек аллары тәртиптәме?

Күп катлы йортларга капиталь ремонт ясап, диварлары сайдингка төрелгәч, Балык бистәсенең үзәге ямьләнеп, матурланып калды инде. Ә менә күпчелек ишек аллары турында моны әйтеп булмый әле. Торак хуҗаларының совет чорыннан ук үз белдекләре белән бернинди рөхсәтсез төзегән гараж, сарай, алачыклары ямьсезли аларны. Монда ниндидер архитектур нормалар, санитар таләпләр турында сүз...

Күп катлы йортларга капиталь ремонт ясап, диварлары сайдингка төрелгәч, Балык бистәсенең үзәге ямьләнеп, матурланып калды инде. Ә менә күпчелек ишек аллары турында моны әйтеп булмый әле. Торак хуҗаларының совет чорыннан ук үз белдекләре белән бернинди рөхсәтсез төзегән гараж, сарай, алачыклары ямьсезли аларны. Монда ниндидер архитектур нормалар, санитар таләпләр турында сүз куерту урынсыз булыр иде. Кайбер ишек алларына кыш көннәрендә кар чистартучы тракторлар да, ашыгыч ярдәм машиналары да керә алмый, хәтта. Ә ут-күз чыкса!? 2010 елда Зәки Шәймарданов урамындагы 44-46 йортлар ишек алдында булган коточкыч янгынны бик күпләр хәтерлидер әле, онытылырлык булмады шул. 9 гаилә фатирсыз, мал-мөлкәтсез калды бит. Янгын әлеге дә баягы өсте-өстенә салынган сарайлардан чыкты ләбаса. Хәер, соңгы елларда боз кузгалган кайбер ишек алларында тәртип урнаштыра башлаганнар.
-З.Шәймарданов, Совет урамындагы йортларның ишек алларында иске сарай, гаражларны сүтеп, җирләрне рәсмиләштереп, тәртип белән гаражлар төзи башладылар. Ә менә күп кенә фатир хуҗалары иске сарайларын сүтәргә ашыкмыйлар. Андый җавапсызлык күрсәтүчеләргә Росреестрның район бүлеге тарафыннан кисәтүләр ясала, штрафлар салына. Шуннан соң да чара күрмәсәләр, эш суд приставларына тапшырыла. Сарайларны сүтү чыгымнарын барыбер хуҗаларга түләргә туры киләчәк,-ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Гадеев.
Победа урамының 52 йорты каршындагы алачыклар.
Совет урамының 51, 53 йортлары ишек алдындагы гаражларны күрә аласыз.
Чагыштырып карагыз, сүз дә юк аерма зур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев