Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Икеләтә файдалы

Менә берничә ел инде районыбызда күпфатирлы йортларга ике контурлы казаннар урнаштырыла. Узган ел куелган газ казаннары өчен бу фатирларда яшәүчеләр аның экономияле һәм комфортлы булуына сөенә. Халыкка ул икеләтә файдалы.

Үзем дә бер ел дәвамында шушы ике контурлы казаннан файдаланып яшәвем дәверендә үзәкләштерелгән җылытуга караганда 2-2,5 мәртәбә кимрәк түләүнең шаһиты булдым. Алдагы елларның кышын әле дә борчылып искә алам. Ул вакытларда фатирда җылы өс киемнәрен салмыйча яшәп тә җылылык өчен ай саен 2 шәр мең сум акча түли идек. Ә аңа карап батареялар барыбер җылынмады. Ә хәзер элеккегә караганда җылылык өчен күпкә азрак түләргә туры килә. Моннан тыш әле фатирымда җылылыкны җайларга мөмкин. Тагын бер өстенлекле ягын әйтми мөмкин түгел. Кранда җылы су бервакытта да бетми. Газ казанын үзеңә уңайлы вакытта сүндерергә яки кабызырга мөмкин.
(Тулырак газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев