Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Иң күп язылучылар арасыннан "Татмедиа" бүләгенә Күгәрченнән Тәнзилә Закирова Һәм Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдинова лаек булдылар

Күптән түгел республикабызда "Татмедиа" җәмгыяте расламасында нәшер ителүче газета-журналларга иң күп язылучылар арасында "Язылучыга Ipad" акциясе игълан ителгән иде. Бу көннәрдә җиңүчеләр дә билгеле булды һәм төп приз- Ipad, тагын 50 абунәчегә истәлек-китаплары тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында районыбызның Күгәрчен авылыннан Тәнзилә Закирова һәм Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдиноваларның да булуы безнең өчен икеләтә шатлыклы. Дистәләрчә еллык педагогик стажлы әлеге мөгаллимәләр татарча газета-журналларны күптәннән алдыралар икән инде.

-Мин үзем тумышым белән Олы Елгадан. Балачактан ук гәҗитләргә күп языла идек,-ди Тәнзилә Закирова. -Мәктәпне тәмамлап Казан педагогия институтында укыганда да көндәлек матбугатларның ярдәме зур булды. Инде хәзер 26 ел Күгәрчен мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әле дә газета-журналлардан аерылганым юк. "Казан утлары", "Мәгариф", "Мәйдан", "Сөембикә", "Мирас", "Ялкын", "Сабантуй", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын, "Авыл офыклары", "Ватаным Татарстан", "Ачык дәрес", "Иманлы гаилә" газеталарын даими рәвештә алдырам.

-Барысын да укырга ничек вакыт табасыз, ничек җитешәсез?-димен.

-Алар бит барысы да бер көнне килми,-дип елмая ул. -Газеталар килгән көнне иң элек "Авыл офыклары" район газетасын укып чыгам. Районыбыздагы вакыйгаларны, көндәлек яңалыкларны барыбызга да белеп тору кирәк. Сыйныф сәгатьләрендә дә укучылар белән бу хакта фикерләшәбез. "Мәгариф", "Ачык дәрес" кебек матбугаларда исә мәгарифкә кагылышлы мәгълүматлар күбрәк бирелә. Алары инде укытуда ярдәмлек буларак та файдаланыла. Шуңа күрә язылганнарның берсе дә игътибардан читтә калмый.

Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдинованың да өенә алдыра торган газета-журналлары дистәләрчә икән. "Матбугат-безнең көндәлек тормышта зур роль уйный", ди мөгаллимә.

Әлеге акциянең җиңүчеләре буларак Тәнзилә Закировага Разил Вәлиевнең "Тормыш гаме" китабы, ә Рәфидә Фәтхетдиновага Хәсән Туфанның китаплары тапшырылды.

Әйе, газета-журналларга язылу бәясе беркадәр артса да әбунәчеләр санының кимемәве күңелләргә җылылык өсти. Никадәр генә интернет заманы дисәк тә, көндәлек матбугат әле бик кирәк. Эштән буш вакытларда, көзге, кышкы озын кичләрдә газета-журналларны уку җанга рухи азык буларак ял бирә.

Бүләк Рәфидәнең тормыш иптәшенә Илдар Фәтхетдиновка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев