Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Халык "Бердәм Россия" партиясенә ышаныч белдерә

Республика сайлау округы буенча "Бердәм Россия" сәяси партиясе башкалардан күбрәк тавыш җыюы очраклы гына түгел. Димәк, халык бу партиягә ышаныч белдерә. Шул форсаттан файдаланып мин дә район халкы арасында сораштыру үткәрдем, фикерләре белән кызыксындым.

"Төнебез тыныч, киләчәгебез ышанычлы, тормышыбыз мул булсын өчен бердәм булсак яхшырак шул. Чуртан, кысла, аккош сыман төрле якка дилбегәне тарткалау бернинди уңышка китермәс",-ди танышым Әминә апа. Биш катлы йортның идарәчесе Раилә Дудко менә нәрсәләр сөйләде:
-Йортыбызда 80 гаилә яши. Барысы да сайлауда тавыш бирде, ә өчесен килеп сайлаттылар. Алар ачыктан-ачык, алдан ук "Бердәм Россия" сәяси партиясен сайлаячакларын әйтте. Бүгенге көндә бомбалар төшмәве, сулар басмавы, иртәләребезнең тыныч булуы илебезнең зур көчкә ия икәнен тагын бер дәлилли. Ә ил белән ышанычлы кешеләр идарә итә. Дмитрий Самаренкин белән шәхсән үзем очрашканым бар. Аңа фатирларда электр чыбыкларын алыштыру мәсьәләсендә мөрәҗәгать иткән идем. "Халык өчен ярдәм сорап килгән кешене беренче тапкыр күрәм, мондыйлар күбрәк булсын иде", диде ул шаккатып. Әлеге партия әгъзалары һәрдаим халык белән очраша, аларның гозерләрен тыңлый, булдыра алганча ярдәм итә. Үземнең тормышымны Татарстаныбыздан башка күз алдына да китерә алмыйм,-ди ул. Район үзәгендә мунча, Октябрь урамында аптека ачылуына халык чын күңелдән сөенә. "Дару эзләп үзәккә барасы юк, яныбызда гына даруханә эшли башлады, күптән хыялланган халык мунчасы ачылды. Җитәкчеләребезгә рәхмәтле без",-ди өлкән яшьтәгеләр.
Яшь буын вәкилләре илдә булган вакыйгалар белән кызыксына. Дәүләт тарафыннан уздырыла торган программаларда, район, республика дәрәҗәсен яклап конкурсларда катнашалар. "Сайлауларга беренче тапкыр бардым. Ил язмышы мине дә борчый. Дәүләтебез гел яңалыкка омтыла, яшь буынны кайгыртып төрле проектларны тормышка ашырып тора. Мондый көчле ил яшәгәндә киләчәгебез өметле булуына ышанам. Шуңа күрә "Бердәм Россия" сәяси партиясенә тавыш бирдем",-ди 18 яшен тутырган Айнур. Ямаш, Күгәрчен, Олы Елга, Яңа Арыш укучылары мәктәп янәшәсендә төзелгән спорт мәйданчыклары булуына шатланып бетә алмыйлар. "Мәйданчык лампочкалар ярдәмендә яктыртылган, шуңа күрә кичләрен түгәрәкләргә дә теләп йөрибез",-ди алар.
Берничә еллар дәвамында "Тузган торакны яңарту" программасы эшләп килә. Районыбызда да бу юнәлештә күп эшләр башкарылган. Күпме гаиләне яңа тораклы иттеләр.
-Дүрт гаилә яши торган йортыбыз бик начар хәлдә иде. Дәүләтебезгә рәхмәт, аны сүтеп яңасын салып бирде. Шатланып бетә алмыйбыз, Ходай исәнлек белән яшәргә язсын. Мин бары тик киләчәгебезне кайгыртучы бер генә партия -"Бердәм Россия"гә ышанам һәм аңа тавыш бирдем,-ди Наилә әби.
Сораштырулар нәтиҗәсендә шуңа инандым: Президентыбызга, ул җитәкләгән "Бердәм Россия" партиясенә халыкның ихтирамы зур. Һәм моның нигезендә олы хакыйкать тә ята. Татарстан төбәгеннән бер генә чакрым үтеп кара, "оҗмахта икәнбез", дигәнеңне сизми дә каласың. Сайлаулар узды. Чыганаклардан мәгълүм булганча, Татарстан Парламентының күпчелеген алган бердәмроссиялеләр иң беренче чиратта, халык җыенында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне төп бурыч итеп куйды.
Гөлназ Зарипова.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X