Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Гореф-гадәтләрбез: авылларда каз өмәләре бара [ФОТО]

Авыл халкы гомер-гомердән күпләп каз асрарга яраткан. Кышка хуҗалыкта ата һәм берничә ана каз калдырганнар. Язга чыгу белән ана казлар әзер ояда күкәйләр салган. Хуҗа кеше йомыркаларны җылы һәм коры урынга җыеп барган, аннан соң аларны каз астына салып бастырган. Шуннан йомры-йомшак бәбкәләре чыккан. Көзгә кадәр аларны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге...

Казның тәмле ите генә түгел, мамыгыннан мендәрләр ясаганнар. Мамык мендәрләр хәзер дә популяр санала. Каз итеннән бәлеш, өчпочмак пешергәннәр. Туйлар уздырасы гаилә берничә казны каклатырга элеп куйган. Каклатылган каз итен кем генә яратып ашамый? Чүпрәләп кабартып, авыл мичләрендә пешерелгән коймакны каз маена манып ашаулары ни тора?! Каз маеның дәвалау үзлегенә дә ия булганын кем генә белми икән, кышкы суыклар аз гына колак, борын очларын чеметеп алса да, әниләр каз мае сөртеп төзәтергә алына иделәр. Элек салкын көннәрдә ат җигеп юлга чыгучылар да бит, борыннарына каз мае сөртеп чыга торган булганнар. Казның канатларын идән себеркесе итеп кулланганнар. Югарыда билгеләп үткәнемчә, авылларда каз асраучылар әле дә аз түгел.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев