Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Гаилә темасын Бистә дәрәҗәсендә күтәрделәр

Районыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы булды.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге бу делегация район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда булганнан соң дүрт төркемгә бүленеп: балалар сәнгать мәктәбендә, «Акчарлак» социаль приютында, район үзәкләштерелгән китапханәсендә һәм «Дельфин» спорт комплексында «Түгәрәк өстәл» артында күп төрле социаль темага эшлекле сөйләшүләр алып бардылар. Арада бүгенгесе көнне аеруча әһәмиятлеләрдән исәпләнгәне, мөгаен, гаиләгә опекага һәм тәрбиягә алган балалар проблемасы хакындагы сөйләшү булгандыр. «Дельфин»да «Түгәрәк өстәл»не Дәүләт Советының социаль сәясәт комиссиясе рәисе Светлана Захарова алып барды. Анда районыбызда тәрбиягә ятим балаларны үз гаиләләренә сыендырган ун ана катнашты. Чыгыш ясарга теләүчеләр күп булды, һәркемгә үзен борчыган тема буенча конкрет фикерләрен, борчу-тәкъдимнәрен белдерү мөмкинлеге бирелде.Араларында Жанна Мостафина белән Суфия Сәлахова конкрет тәкьдимнәр белән чыктылар. Депутатлар аларның бер ишеләрен уңай хәл итү максатыннан Дәүләт Советына чыгарырга ышандырдылар.
Район мәдәният йортында үткән пленар утырышны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул кыскача гына районыбызның бүгенге икътисадый хәле һәм данлы үткәне белән таныштырып узды. Аннан, һәр төркем җитәкчесе «Түгәрәк өстәл» артында күтәрелгән иң әһәмиятле тәкъдим- фикерләр хакында сөйләде. Күреләчәк чаралар турында да сүз алып бардылар .
Пленар утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәхразиев әлеге чараның һәм бүгенгесе көнне республика әтиләр Советы рәисе буларак та югары әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул үзенең йомгаклау чыгышында илебезнең төп байлыгы булып исәпләнгән гаиләләрнең тулы булуына ирешү, аларны саклау һәм бала тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләдә һәрбер җәмәгать оешмасына тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә темасы