Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Эшмәкәрләр эшлекле сүз куерттылар

Шушы көннәрдә район хакимиятенең киңәшмә залы эшмәкәрләр өчен киңәшләшү, сөйләшү ноктасы булды. Алар бу көнне районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән дә очраштылар.

-Бүгенге көндә районда 617 кече һәм урта бизнес субъекты эшләп килә. Шул исәптән, аларның 134 е-кече предприятиеләр, 359 ы-шәхси эшмәкәрләр һәм 124 е крестьян-фермерлык хуҗалыклары. Бүгенге көндә кече бизнеста барысы 1330 кеше эшли. Район бюджетының үз доходының 18 проценты алар исәбенә туры килә,-диде очрашуда Марат Гафаров. Эшмәкәрләр алдында Татарстен Республикасы экономика министрлыгының бүлек начальнигы Альбина Гергерт эшмәкәрләр өчен шактый кызыклы чыгыш әзерләп килгән булып чыкты. Ул күбрәк дәүләт яклавы программалары, эшмәкәрләргә булган таләпләр һәм күп кенә компенсацияләр алу тәртипләре хакында сөйләде. Әйтик, эшмәкәр үзенең хезмәткәрен укыту өчен чыгым тота икән, ул бу акчасын дәүләттән кайтарып алырга мөмкин. Бу хакта бары тиешле органнарга, шул исәптән министрлыкка (телефон: 8(843) 524-90-93) мөрәҗәгать итү кирәк.
Бу көнне киңәшмәдә шулай ук страховой взнослары түләү, алкогольле эчемлекләр һәм сыра сату өчен декларацияләр алу, чит ил гражданнарын эшкә тарту, реклама урнаштыру тәртипләре, кагыйдәләре турында да анализлы сөйләшүләр алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев