Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Дуслык дәвамлы булсын

Бар уйларын хәмер табуга юнәлткән кайбер ваемсыз әти-әниләрнең балаларын язмыш кочагына ташлап үз рәхәтлекләре өчен яшәүләрен дәвам иттерүләре кызганыч хәл билгеле. Тормышыбыз афәте бала тәрбияләү кебек изге гамәлләрдән читләшкән зәгыйфь рухлы җилбәзәк кешеләр белән шактый гына эш алып барылса да, тискәре күренешләрдән арына алмыйбыз әле. Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль...

Бар уйларын хәмер табуга юнәлткән кайбер ваемсыз әти-әниләрнең балаларын язмыш кочагына ташлап үз рәхәтлекләре өчен яшәүләрен дәвам иттерүләре кызганыч хәл билгеле. Тормышыбыз афәте бала тәрбияләү кебек изге гамәлләрдән читләшкән зәгыйфь рухлы җилбәзәк кешеләр белән шактый гына эш алып барылса да, тискәре күренешләрдән арына алмыйбыз әле. Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютында да әти-әниләре исән, имин булып үзләрен ятим итеп тойган сабыйлар саны кимеми. Бирегә кергән чит-ят кешеләрне алар һәрвакыт бу минем газиз әти-әнием, якын туганым түгелме икән дип өметле карашлары белән каршылыйлар. Бала күңеле яхшыны яманнан тиз аера. Игелеклелек, кайгыртучанлыкны да бик тиз сиземли диләр. Бу чыннан да шулай. Әле менә Ватанны саклаучылар көне алдыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре килгәч приютта тәрбияләнүчеләр аларга якын дусларын каршы алгандай сөенделәр. Чөнки хокук саклаучыларының бирегә беренче генә килүләре түгел иде. Яңа ел бәйрәме көннәрендә алар нәни дусларына тәмле ризыклар алып килеп куандырганнар. Ә бу юлы инде сабыйларга кирәкле бик күп өс киемнәре төяп килгәннәр. Изге күңелле абый-апаларының бу күркәм гамәлләренә балаларның сөенүен күрсәгез икән! Очрашу артык рәсми төс алмыйча үзара җылы аралашуга корылган иде. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Наил Мостафин да: "Менә без кабат сезнең белән очраштык. Бу әле соңгысы булмас. Җәй айларында сезне үзебездә кунакта көтәбез",- дип нәниләрне өметләндереп җибәрде. Аннан соң профилактик эш буенча бүлек башлыгы урынбасары Александр Ненастьев сүз алып олы бәйрәмебез алдыннан республика буенча батырлык атнасы кысаларында күрелгән чаралар белән таныштырды. Приютта тәрбияләнүчеләрнең дә кыю, тәвәккәл, белемле булып үсеп, җәмгыятьтә лаеклы урын биләүләрен теләде. Әлбәттә инде балалар да изге күңелле абыйларына рәхмәтләрен белдерделәр. Беришесе хәтта алдан өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәтте. Соңыннан изге гамәлләре өчен Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге Советы башлыгы Азат Фатыйхов полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп бу күркәм гамәлләренең дәвамлы һәм озын гомерле булуын теләде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кулыннан кирәкле өс киемнәре тутырылган пакетларны кабул итеп алгач алар бергәләшеп истәлек өчен фотосурәтләргә төштеләр. Ә менә биредә иң нәни тәрбияләнүче 4 яшьлек Руслан белән Радмира (фотода) Наил абыйлары Мостафинның муеныннан кочаклап аны араларыннан тиз генә җибәрәселәре дә килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев