Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бюджет, икеайлык, марафон...

Дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында авыл җирлеге башлыклары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. Анда мөһим социаль-икътисадый мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы И. Валеев алып барды.

Район башкарма комитетының инфраструктор үсеш буенча урынбасары Р.Җамалиев 2013 елның 1 кварталында консолидацияләнгән бюджетның үтәлеше турында сөйләде. Узган ел белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелә-25 миллион 620 мең сум (116,2 процент). Җитештерелгән продукция күләмен арттырган предприятиеләр билгеләп үтелде. Шулай ук социаль объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү, район буенча торак файдалануга тапшыру, "Доступная среда" программасын тормышка ашыру турында да сүз барды. Докладчы хәбәр иткәнчә, апрель аенда куркынычсыз хезмәт айлыгы узачак. Бу уңайдан предприятие, учреждение җитәкчеләре үз оешмаларында хезмәтне саклауга багышланган семинарлар, очрашулар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрергә бурычлылар. Сүз ахырында ул шулай ук язгы ташу турында да искә төшерде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча барлык чараларны күрергә чакырды.


Аннары, Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Гадеев район территориясендә уза торган санитар-экологик икеайлыкның барышы турында сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин Бөек Җиңү көнен билгеләп үтүгә багышланган әзерлек чаралары белән таныштырды.


"Йолдыз" хәйрия фонды директоры Х.Вәлиәхмәтов фондның финанс эшчәнлеге турында отчет тотты. Акчаның нинди максатларда тотылуы, даими иганәчеләр, спонсорлар турында сөйләде.


-Авыру балаларның күзләренә карагыз. Без аларга балачакларын кайтарырга ярдәм итә алабыз бит. Картлар һәм инвалидлар проблемаларына да битараф булмагыз. Болар барысы да игелек булып кайтачак,-диде ул.


Хәзер районда Хәйрия марафоны бара. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бик күп балыкбистәлеләр үзләренең өлешләрен керттеләр инде. Бу юлы да сәхнә янында махсус тартма урнаштырылган иде. Барлык җитәкчеләр үз оешмалары исеменнән игелекле эшкә чираттагы өлешләрен салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев