Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бүләк арты бүләк әзерләнә...

Адәм баласы өчен сәламәтлектән дә кыйммәтле ни бар икән? Шуңадыр бу юнәлештәге һәрбер кайгыртучанлык гамәле һәрвакыт олы бүләк буларак кабул ителә.

Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге халкы һәм дә күрше-тирә авыллар өчен дә бу көн шатлыклы вакыйгаларның берсенә әверелде: район башлыгы Илһам Валеев Югары Тегермәнлек амбулаториясенә яңа "УАЗ" машинасының ачкычын тапшырды.
-Машинаның куанычын күрегез. Биредә колхоз рәисе булып эшләгәндә район хастаханәсе белән ике арада күбрәк минем машина арадашчы булды бугай инде. Машиналы булу күбрәк авыруларга сәбәп дигән сүз түгел, сәламәт чакта ук профилактик чараларга әһәмият бирегез,-диде ул.
Тантанада катнашучыларга авыл җирлеге өчен куанычлы тагын ике хәбәр җиткерде:
-Быел амбулаториягә капиталь ремонт керәчәк, моның өчен дәүләттән ике миллион сумнан артык акча каралды. Аннан килеп, тагын бер проблемагызны хәл итәргә җыенабыз, ул да булса, авыл Мәдәният йортын ремонтларга уйлыйбыз. Бүгенге көндә финанс һәм подрядчы оешма табу мәсьәләләре хакында уйланабыз,-диде Илһам Валеев.
Әле күптән түгел генә авыл кешеләре, медперсональ белән очрашуы вакытында район башлыгыннан амбулаториягә яңа машина кирәклеге хакында сүз кузгатып, сорау белән мөрәҗәгать иткән иделәр. Күргәнебезчә, җавап озак көттермәде! Шәт, авыл халкының заманча төзекләндерелгән, җиһазланган амбулатория бинасына аяк атлар һәм дә мәдәни чараларга сусаганлыгын басар көннәргә килеп җитәренә дә күп калмагандыр. Һәрхәлдә, соңгы елларда җитәкчелекнең сүзне җилгә очырганнарын хәтерләмим.
Рәсемнәрдә: яңа машина ачкычы шофер Шамил Кәримуллин кулында; олы буын вәкилләре бигрәк тә шат иде бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев