Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Миләүшә Хуҗагарипова: без аны сигез ел буена көттек (ФОТО)

"Без, аның булачагына ышанып, хыялланып сигез ел буена көттек",-ди Миләүшә белән Фирдүс Хуҗагариповлар. Чаллы шәһәре балалар йортыннан алганда кызчыкка нибары өч ай гына була.

Фирдүс абыйлар үзләре җиде бала булып үсә. Миләүшә апа белән гаилә корып җибәргәннән соң язмыш аларны Тукай районы Калмаш авылына китерә. Икесе дә фермага эшкә урнашалар. Совхоз аларга өч бүлмәле фатир, дача да бирә. Өйгә кайткач та кул кушырып утырып булмый, сыер, үгез, үрдәкләр алып асрыйлар. Тормыш гел түгәрәк кенә бармый, әнә шул матурлыкны тоеп, куанып яшәргә балалар да кирәк бит әле. Күршеләре асрмага бала алган булалар, нигә аптырыйсыз, сез дә алыгыз, дип киңәш итәләр аларга. Миләүшә тикшеренергә дип хатын-кызлар табибына бара. "Әле дә булса исемдә, Сурия исемле табиб барлык анализларны тикшергәннән соң, ягымлы гына итеп, бер дә борчылмагыз, дөнья бетмәгән бит әле, бала алып үстерегез, диде. Чынлап та ул минем күңелгә яшәү чаткылары өстәде",-ди Миләүшә ханым.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X