Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балыкчы көне-Балык бистәсенең күркәм бәйрәме [+фото]

Шимбә көнне Кама яры буенда балык заводы җитәкчеләре Юрий Һәм Татьяна Карагановлар иганәчелегендә "Балыкчылар көне" бәйрәме үткәрелде.

Балык тоту ярышына иртәдән үк дистәдән артык һәвәскәр балыкчы җыелган иде. Алар арасында алдагы елларда конкурсларда җиңүчеләр Юрий Горелкин, Дмитрий Кондаков, Наил Гыйлемханов та бар.

Ярыш башлануга ук Дима беренче балыкны эләктерде. Ничәдер минуттан соң Юрий Александровичка да бәхет елмайды.

-Көне җиллерәк. Җил ярдан искәндә балык начар чиртә,-ди ярышларның баш судьясы Илнур Гыйннатуллин.

Ә менә Югары Тегермәнлектән Ранис Минсафинга җил дә, салкын да киртә түгел. Ул кармагын ыргыта да бер-ике минуттан берсеннән-берсе зуррак балыкларны сөйрәп тә чыгара. Балык тоту кирәк-яраклары да әйбәт шул. Бу көнне 2 килограмм 445 граммлы сазан тотты Ранис.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев