Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык-бистәсендә "Ана даны" медале белән бүләкләнүчеләр саны арта

"Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәт өчен..." Әлеге сүзләрне бер кат укыса, йөз кат күңеленнән үткәрде Зөлфия. Дистәләрчә елларга сузылган хезмәтнең олылыгы нәнә шушы Мактау кәгазендәге бер җөмлә үзенә сыйдырган иде.

-Монысын да кадерләп җыеп куй, кызым.
Кайнанасы Зәмзәмия апаның янына килеп басканын шул чагында гына абайлады ул. Бер мәл карашлары очрашты. Үзгә бер нурлы, якты иде әнисенең күзләре. Кайнана дию түгел, андый уйларны башына да керткәне булмады Зөлфиянең. Аның өчен ире Радик белән бергә әйтелгән "әни" сүзе генә бар иде. 20 ел шушы нигездә тату гомер кичерә алар. Әле дә: "Нишләр идем мин янәшәмдә син булмасаң, әни,-дигән яратулы уйлар күңеленнән сызылып үтте. -Мондый хөрмәтләүгә ирешә алыр идеммени мин?"
Зәңгәр Күл фельдшер-акушерлык пунктына шәфкать туташы булып 1995 елда эшкә килде Зөлфия. Район үзәгендә туып-үссә дә, шушы авылны, халкын бер күрүдә үз итте ул. Хәер, көләч йөзле кызның әллә нинди бер сөйкемлелеге белән үзенә тарту көче бар иде бугай. Шулай булмаса Радикның йөрәген бер күрүдә үк яулый алыр иде микән?! Авылда яшисе, кайнаналы йортка килен булып төшәсе димәде, хезмәтем бәхетемә илтте, диде. Юраганнар юш килә икән бит. Шулай булып чыкты да. Зәмзәмия апа йортта терәк, булышчы гына түгел, Зөлфия өчен киңәшче дә, дустанә сердәшче дә булды. Халыктагы: "Килен-кайнана туфрагыннан" диюләре дә хаклыкка туры килде. Өйдәге сүз читкә чәчелмәде, сүзсез аңлашкан чакларда да күзләрдән сабырлык нуры сирпелде.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев