Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе эш белән тәэмин итү үзәгенең көндәлек вазыйфасы

1991 елда эшче көчләр базарын җайга салу максатыннан Республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре барлыкка килә.

Балык Бистәсе районында үзәкнең беренче директоры Валентина Потапова була. 2003 елдан башлап әлеге оешма белән Рәсимә Гарифуллина җитәкчелек итә. Шушы көннәрдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

25 ел эчендә, җәмгыятебез бик нык үзгәрешләр кичерде: социаль ярдәмгә мохтаҗлык артты һәм аның сыйфатына да таләпләр үсте, ярдәм сорап килүчеләр бермә-бер күбәйде.Бу җәһәттән, халыкны эш белән тәзэмин итү үзәге хезмәткәрләре җилкәсенә шактый җаваплы йөк туры килә.

-Эш белән тәэмин итү үзәгенең көндәлек вазыйфасы -ул мөрәҗәгать итүче һәрбер кешегә сыйфатлы һәм үзвакытында хезмәт күрсәтү. Соңгы вакытта эш юнәлешләребез шактый киңәйде. Һөнәри белем бирү, укучыларны җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру, гражданнарга үз эшләрен ачуда, һөнәр сайлауда булышу, остазлар янәшәсендә эшкә өйрәтү (стажировка), эшсезлек буенча пособие түләү кебек хезмәт төрләре аларның кайберләре генә,- ди үзәкнең директоры Рәсимә Гарифуллина.

Быел үзәктән 29 кешене һөнәри белем алу өчен укытырга җибәргәннәр. Алар Казан шәһәрендә урнашкан "Социаль-гуманитар белем бирү үзәге"ндә, "Социаль Деловой Клуб "Бинк"та, Балык Бистәсе "Агротехникум"ныда, ДОСААФта белем ала. Шулай ук мәктәп балаларын каникул вакытларында эш белән тәэмин итәләр. Узган ел 14 яшьтән алып 18 яшькәчә илле бала эш урынлы булган. Быел йөз укучы эш сорап килгән. Үз эшләрен ачып җибәрүче эшсезләргә дә финанс ярдәм күрсәтә үзәк. Быел ул 10 кешегә биреләчәк.

-Эшсезлек проблемаларын хәл иткәндә төп таянычыбыз -район җитәкчелеге.. Соңгы вакытларда яңа балалар бакчалары, стадион, район Мәдәният йортының сафка басуы да шактый эш урыннарына нигез булды. Бүгенге көндә ООО "Казан май комбинаты"на - 296 , ООО "Егоров теплица"ларына вахта юлы белән 30 кеше йөреп эшли. Күгәрчен авылы янында ит комбинатының эшчәнлек җәелдерүе дә халыкка яңа эш урыннары булдыру дигән сүз, -ди директор.

Базар мөнәсәбәтләре белән яшәгән бу заманда дәүләтебез һәркемгә үз эшен ачу мөмкинлеге бирә. Әзерлекләре төрлечә булганга күрә булачак эшмәкәрләрнең һәрберсе белән аерым-аерым эшләргә туры килә үзәккә. Бизнес-планнарны тикшергәндә һәм анализ ясаганда район башкарма комитеты эшне районның авыл хуҗалыгы идарәсе, пенсия фонды, салым инспекциясе коллективлары белән берлектә алып баралар.

Районыбыз халкы эшкә урнашу мөмкин булганда бер генә форсатны да кулдан ычкындырмый. Моны истә тоткан хәлдә үзәк халыкка эшне районнан, республикадан гына түгел, чит төбәкләрдән дә эзли һәм тәкъдим итә. Күченеп эшләү мөмкинлекләре тудыра.

Җөмләп әйткәндә, коллектив үз җаваплылыгына тигән хезмәт өлешен намусча башкарырга омтыла.

Ә бу эшләрне башкару компетентлык, белем, профессиональлек таләп итә.

Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көндәлек вазыйфа эш белән тәэмин итү үзәге