Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык бистәсе дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы кисәтә: уеннан уймак чыгармасак иде

Ут көлтәләре сибеп күңел ачу гадәте кайчан, кайда башлангандыр әйтүе кыен. Әмма хәзерге бәйрәмнәрне, бигрәк тә Яңа елны фейрверкларсыз, салютларсыз күз алдына да китереп булмый.

Көлтә, көлтә сибелгән төсле утлар бәйрәмгә ямь өсти инде әлбәттә. Ләкин алар белән саксыз эш итү фаҗигаләргә дә илтә шул. Эчеп исергән ир-егетләр кулында, бигрәк тә билгесез урыннарда җитештерелгән пиротехник әйберләр янгыннарга, пешү, җәрәхәтләнүләргә дә сәбәп булырга мөмкин. Инде бәйрәмне ут аттыру, тавыш чыгарудан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, пиротехник әйберләрне каян алырга, ничек файдаланырга соң? Бу соравыбызны дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Альмир Шәфигуллинга юлладык:
-Пиротехник әйберләр, беренче чиратта билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә, ягъни сертификатлы булырга тиеш Шуңа да аларны махсус кибетләрдә, павильионнарда, киоскларда гына сатып алуың хәерле. Бу сәүдә нокталарында пиротехник әйберләр тимер ящикларда, утка чыдам стеналар белән бүленгән бүлмәләрдә сакларга кирәк. Аларга туры кояш нурлары төшмәскә, кар-яңгыр үтмәскә тиеш. Әлеге биналарның автоматик янгын сүндергечләр, хәбәр бирү, эвакуация системалары белән җиһазландырылган булуы да мөһим шарт. Ике янгын сүндергеч булу да зарур. Складларда пиротехник әйберләрне башка товарлар белән саклау тыела.
Пиротехник әйберләрне базарларда, урамнарда, очраклы кешеләрдән алырга киңәш итмәс идек.
Салют, петарда һәм башкаларны бары тик инструкцияләрендә язылган таләпләр буенча гына кулланырга кирәк. Аларны торак биналардан, корылмалардан читтә, махсус әзерләнгән мәйданчыкларда, аумаслык итеп урнаштырып кына атарга ярый. Шул ук вакытта, кешеләрнең инструкциядә күрсәтелгән ераклыкка читкә китүе зарур.
Яңа ел бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез үтсен дисәгез, бу кагыйдәләрне үтәгез.
Илгиз Җамалиев язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев