Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балалары булган гаиләләргә дәүләт берничә ел дәвамында ярдәм кулы сузып килә

Ана булу бер бәхет, ә дәүләт яклавы..!

Районда балалар туу да елдан-ел артып тора.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды. Түләүләрне Пенсия фонды башкара. Бу көнне Балык бистәсеннән Лилия Сайфуллина һәм Алина Минахметовалар чакырылган иде. Алар икенче тапкыр ана булдылар. Әлеге вакыйга уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин район башлыгы исеменнән уңаеннан аларны котлады һәм һәркайсына 429408 сумлык ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшырды. Район граҗданлык хәлен теркәү бүлеге башлыгы Рузалия Нәгыймова һәм район Пенсия фондының бүлек җитәкчесе Ольга Минневалиева бу ханымнарга ана бәхете теләде һәм истәлекле бүләкләр бирде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар хөрмәтенә җыр башкардылар. Бәхетләре йөзләренә чыккан аналар алган акчаны торак хәлен яхшыртуга тотачакларын әйттеләр. Ана булу бер бәхет булса, дәүләт яклавын тою шулай ук олы куаныч.

Таңсылу Минһаҗева.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X