Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Авыл халкына бүләкләр

Безнең районда бәйрәмнәр алдыннан яңа һәм капиталь ремонтланган социаль объектларны ачу матур традициягә әверелде. Менә быел да Сабантуй алдыннан берничә объектны ачу тантаналары узды.

Уңайлы да, җайлы да
Рус Әшнәгендә капиталь ремонттан соң җирле почта бүлеге бинасы ачылды.
Авыл халкы бу вакыйганы түземсезлек белән көтте. Чөнки авылда почта күп төрле хезмәт күрсәтә. Дөрес, бу хезмәтләр почта бинасы капиталь ремонтта чакта да күрсәтелде.
Тантанага район башлыгы И.Валеев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры А.Сидоров килгәннәр иде. Алар җирле халык белән авылның киләчәге турында сөйләштеләр. Аларның теләкләрен тыңладылар.
-Сезнең районда почта элемтәсен үстерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Соңгы елларда гына 10 нчы объект капиталь ремонтланды. Аларда җирле халыкка заманча хезмәт күрсәтелә,-диде "Татарстан почтасы" идарәсе директорының беренче урынбасары Резидә Сабирова.
Аннан соң тантаналы рәвештә кызыл лента киселде. Кунаклар һәм авыл кешеләре яңа почта белән таныштылар.


Сабыйларга-бакча
Узган җомга көнне Түбән Тегермәнлек авылындагы балалар бакчасы яңа урынга күчерелде.
Хәзер ул мәктәп бинасына урнаштырылды. Анда мәктәп хезмәткәрләре сыйфатлы итеп ремонт ясаганнар.
-Бу мәктәп түбәсе астына кертелгән 8 нче балалар бакчасы,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин. -Әлеге чара объектив һәм ул авылдагы демографик ситуациягә, оптимальләштерүгә бәйле.
Балалар кунакларга әдәби монтаж әзерләгәннәр. Тантанага килгән ата-аналар балаларына гөрләтеп кул чаптылар инде.
Быел "Шатлык" балалар бакчасына 11 бала йөриячәк. Киләчәктә алар тагын да күбрәк булыр дип өметләнергә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы

2
X