Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Аракы сату кимесә дә, Сәрхүшләр кимеми шул

2 июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада алкоголь базарының торышы һәм спиртлы продукциянең сыйфатын, легальлеген контрольдә тотуга багышланган видоконференция булып узды.

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко агымдагы елның 5 аенда легаль алкоголь продукциясе сату күләменең шактый кимүен хәбәр итте. Барлык төр алкоголь продукциясе сату 342 мең декалитрга кимегән. Бигрәк тә ак аракы аз сатылган икән. Узган елның шушы чорына караганда, нибары 78 процентны (400 мең декалитрга азрак) тәшкил иткән. Безнең районда да алкоголь продукциясе сату узган елдан 30 процентка якын кимегән. Аның каравы республикада легаль булмаган, ялган спиртлы эчемлекләр, лицензиясез аракы сату күләме арткан. Әйтик, 2011 елда тиешле лицензиясез аракы сатуның 90, 2012 елда-179 очрагы ачыкланган булса, 2013 елның беренче яртыеллыгында гына да 87 факт теркәлгән. Агымдагы елның 5 аенда алкогольле эчемлектән агулануның 650 гә якын очрагы кабатланган. 100 дә артык кеше дөнья белән хушлашканнар.
Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы фикеренчә, аракы сатуның кимүенә 1 гыйнвардан аракыны ваклап сату бәясенең артуы төп сәбәп булып тора икән. Билгеле булганча, кибет киштәләрендәге иң арзан аракы бәясе 125 сумнан 170 сумга кадәр күтәрелде. Шунысы аңлашылмый, хөкүмәтебез аракы бәясен күтәреп бюджетка өстәмә табыш кертергә теләгәнме, әллә аракы эчүне киметергә уйлаганмы? Бу җәһәттән, бер мәзәк искә төште. Аракы бәясе шактый күтәрелгәч, бер малай эчәргә яратучы әтисенә: "Әти, хәзер азрак эчәрсең инде",-дигән. "Юк, улым, мин әзрәк эчмәм, сиңа азрак ашарга туры килер",-дип җавап биргән сәрхүш ата. Шуның шикелле дуңгыз пычракны, эчкече аракыны таба инде ул. Бигрәк тә "ярдәм итәргә" теләүчеләр булса. Брифингта әйтелгәнчә, "эшкуарлар" Казахстаннан контрабанда юлы белән алкогольле продукция кертүне җайга салганнар. Бәясе дә кулай. Бер ярты 100 сум, күмәрләтеп алсаң 60 сумга да шудыралар икән. Мондый аракы безнең районга да килеп җиткән. Полиция хезмәткәрләре Яр.Чаллы-Казан трассасында туктаткан машинада Казахстанда җитештерелгән 1307 шешә аракы, 7 шешә коньяк (күп өлешен сатып өлгергәннәр күрәсең) алганнар. Безнең районда да юл буендагы авылларда яшәүчеләргә иткә бартер рәвешендә алыштырырга тәкъдим итеп йөргәннәр. Соңрак бу партия эчемлекләрдә ацетон, коньякта зарарлы буягычлар табыла.
Болардан тыш республикабыз авылларында көмешкә, самогон, район үзәкләрендә 5 литрлы баллоннарда спиртлы эчемлекләр сату арткан.
Менә шулай аракы бәясен арттырудан бюджет та тулыланмаган, аракы эчүчеләр дә кимемәгән булып чыга. Бер сәясәтчебез әйтмешли, яхшырак булуын теләгән идек тә, һәрвакыттагыча килеп чыкты шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев