Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Алмаларга... “яулык” килешә

Хуҗабикәләр, сезнең өчен!

Җәйнең соңгы ае тәмамланырга да күп калмады. Бакчалардан-карлыган, кура, урман аланнарыннан каен, җир эиләге, бөрлегән җыеп сыйланган чакларыбыз кичә генә кебек иде. Ләкин табигать безне татлы сыйлары белән куандыруын дәвам итә әле. Бакчаларда никадәр алма! Яшелләре, кызыллары, аллары... Болай гына да ашарга була, бәлешен пешерергә дә ярый, кышка кайнатмасын хәзерлисең. Ә без сезгә бу юлы алмаларны "яулык"ка төрергә өйрәтәбез. Үзенчәлекле дә, тәмле дә ризык килеп чыгар.

Моның өчен 300 грамм он, 150 гр. шикәр комы, 150 гр. ак май яисә маргарин, 4-5 кашык сөт, бер чәй кашыгы сода, бераз тоз, әчкелтемрәк 4 эре алма кирәк.

Бүлмә температурасындагы йомшак майга шикәр комы, сөт, сода һәм тозны кушып, он өстәп камыр басабыз. Камырны юка гына итеп (0,5 см.) җәябез дә 4 квадратка бүләбез. Әрчелгән һәм үзәге алынган алмаларны әлеге камыр "яулык"ларга салабыз һәм әйбәтләп төрәбез. "Төенчек" өстенә камыр калдыкларыннан чәчәкләр ясыйбыз.

"Яулык"лы алмалар 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30 минут пешә. Тагын бер киңәш. Алмаларның үзәгенә йөзем яисә төелгән урман чикләвеген тутырсагыз, алар тагын да тәмлерәк була. Пешеп чыккан "яулык"лар өстенә шикәр глазуре ягарга яисә шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X