Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Акция кысаларында бүген 48 балага уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшырылды [+фото]

Бүген Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә "Мәктәпкә барырга ярдәм ит"акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы, әти -әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшырдылар.

Шунысын искәртеп үтиек, әлеге акция Татарстан мәгариф министрлыгы, хәйрия мәсьәләләре буенча Республика советы һәм "Бердәм Россия"партиясе башлангычында 2007 елдан бирле үткәрелә. Үткән 7 ел эчендә шушы акция кысаларында республика күләмендә 123 мең балага 108 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге чарада исә 48 балага сумкалар тапшырдылар. Чара район башлыгы Илһам Валеев катнашында узды. Балаларга бүләкләрне район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр әзерләгән иделәр. Авыл мәктәпләрен дә исәпләгәндә соңгы ике көндә генә 85 бала әнә шул акциянең "бәхетлеләре" булдылар .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев