Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

14 сентябрьдә җәяү йөрүең яхшырак

Билгеле булганча, 14 сентябрь көнне Татарстанның Дәүләт Советына чираттагы сайлаулар узачак. Шул уңайдан "Казан-Арена" стадионы янында зур концерт оештырыла. Казанның ЮХИДИ идарәсе бу көнне әлеге спорт корылмасы янындагы машина кую урыннарының вакытлыча ябылуы турында хәбәр итә.

Шунысы мөһим, биредәге парковкаларга керү иртәнге сәгать 10да ук тыелачак. Халыкка кичке сәгать 22:00гә кадәр "тимер ат"ларын башка урында калдырырга туры киләчәк. "Казан-Арена" янында бары тик мөмкинлекләре чикле кешеләр генә туктый алачак.

Полиция хезмәткәрләре исә Бердәм сайлау көнендә халыкны машиналарыннан төшеп, җәмәгать транспортында йөрергә чакыра. Әгәр дә инде казанлылар автомобильләреннән аерылырга теләми икән, алар транспорт чараларын Өченче транспорт дамбасы янында, "Леруа-Мерлен", "Сфера", "Мегастрой" кебек сәүдә үзәкләре кырындагы машина кую урыннарында калдыра ала. Шулай ук, машиналарны Су спорты төрләре сарае һәм "Татнефть-Арена" стадионы янында да калдырырга мөмкин булачак.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 14 сентябрь көнне бәйрәм уза торган мәйданга махсус автобуслар йөриячәк. Алар "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән китәр, дип планлаштырыла.

(http://intertat.ru/tt/society-tt/item/36287.html)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев