Вазыйх Фатыйхов:Тормыш коесыннан утлы уй- хисләр ( шигьри сада)
Күңел садасы Заманалар халәтеме шундый, Әллә инде кеше үзгәрде. Көн тууга киче килеп җитә, Күңелдән һич китми көз мәле. Гүя, ташудагы бер йомычка, Бәргәләнеп ага язмышлар. Сына кайчак адәм шәүләләре, Тигез җирдән атлап барышка. Мәркад һавасыдай бүз җил исә, Касыкларга тия салкыны. Гаҗизлектән өзгәләнә күңел, Сүнеп барган сыман ялкыны. Янәшәдә...
Күңел садасы
Заманалар халәтеме шундый,
Әллә инде кеше үзгәрде.
Көн тууга киче килеп җитә,
Күңелдән һич китми көз мәле.
Гүя, ташудагы бер йомычка,
Бәргәләнеп ага язмышлар.
Сына кайчак адәм шәүләләре,
Тигез җирдән атлап барышка.
Мәркад һавасыдай бүз җил исә,
Касыкларга тия салкыны.
Гаҗизлектән өзгәләнә күңел,
Сүнеп барган сыман ялкыны.
Янәшәдә күпме акыллылар,
Ипсезләнеп китә баш кайчак.
Салпы якка салам кыстыручы,
Һәрчак булган, һәм дә булачак.
Бүра арты бүре ырлатучы-
Монысы безнең заман һөнәре.
Серле лөгать кирәк аңлау өчен,
Безнең җаннар күргән, белгәнне.
Зобанилар фани дөньяда ук,
Болгый бугай инде гөрсиен.
Булыр микән күреп бу буынның ,
Заигь сәгать диеп үксүен.
Залим җаннар чучка анасыдай,
Имчәк җәеп ята золымга.
Бүген җиңел генә карасак та,
Кыен булыр туар буынга.
Зияфәттән кайтмый байбичәләр,
Зир- зөбәрдән башлар кайнаша.
Акыл кыйммәтләре бетеп бара,
Адәм акча белән санлаша.
Гөман тамырына балта төшкән,
Иртәге көн тоташ сорауда.
Гарасатлы уйлар җанны талкый,
Мондый чакта кыен юрау да.
Әсасына ташкын суы керсә,
Кырау төшсә күңел гөленә.
Әхлак тәртәсеннән чыга кеше,
Чыгырыннан чыга гел менә.
Әфсен- төфсен догасында гына,
Төзәлерме ришвәт алучы.
Төрмә тузаннарын башка сөртә,
Чирканмагач яла ягучы.
Зар ләчтите кәнфит сагыз сыман,
Дөнья итәгенә ябышкан.
Елак болыт качып яшен сөртә,
Ул да туйган инде сагыштан.
Аю булып сабый бала атлый,
Куркытырга тели кемнедер.
Кем иң көчле бүген бу тормышта,
Төшенә дә әле кермидер.
Тормыш ярларына башын салып,
Кем балтасын эзли сулардан?
Бар иде бит дөнья куган чагы,
Йөк арбасын кемнәр туарган?
Әби карчык юатырга чыккан:
"Юкка бетәшмәче хәләлем.
Ким- хур яшәмәдек башкалардан,
Балалар да табар әмәлен."
" Әйтү җиңел сиңа,дөнья бүген,
Башка күчәрендә әйләнә.
Төшеп калдың исә, гел каласың,
Ярдәм итмәс нинди хәйлә дә?!"
...Менә шулай тормыш коесыннан,
Зынҗыр ташый утлы уй- хисләр.
Әгәр кеше уйлый белми икән,
Димәк,киләчәктән ваз кичкән.
Уйландыра, сагайтып та куя,
Тик барыбер өмет янәшә.
Кеше яши тере мәет булып,
Үз бәһасен әгәр белмәсә.
Заманасы үзгә,ни хәл итмәк,
Теш- тырнагың белән ябыш та,
Үҗәтлегең күрсәт,гайрәтлегең,
Тик сыгылма берүк, ялгыш та.
Егыласың икән,торгызмаслар,
Сыгыласың икән, тибәрләр.
Бер юл бирсәң усал- утагайга,
Гомер буе "мәхлук" диярләр.
Үз закуның булсын,үз кануның,
Мәмләкәтең булсын таралмас.
Җаның күккә ашкан чакларда да,
Дус- ишләрең калсын зарланмас.
Замананың якасыннан алып,
" Борыл",- диген,сугып артына
Белеп яшәү кирәк һавиясен,
Гарешләрнең җиде катын да.
Шул чагыңда гына уфтанмассың,
Зар сыкмассың күңел күзеңнән.
Күп нәрсәләр тора вөҗүдеңнән,
Бик күп нәрсә тора үзеңнән!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев