Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Үзебез булып калдык"
Үзебез булып калдык
Чишмәләрдән бәреп чыктык,
Ташкыннардай ургылдык.
Яшеннәрдәй яшьнәдек без,
Таңнар белән нур булдык.
Суларга төштек батмадык,
Утка кердек, янмадык.
Дөнья безне, без дөньяны,
Сүзсездәген аңладык.
Һай кыйнады безне язмыш,
Һаман кыйный, туймады.
Бер Тәңрем үзе беләдер,
Башта йөрткән уйларны.
Иләкләрдән мең иләндек,
Сынадылар мең кабат.
Тик үзебез булып калдык,
Яшәмәдек без ярап.
Сындырырга теләделәр,
Теләүчеләр күп булды.
Диварларын читкә ордык,
Дәвам итәргә юлны.
Сыйпап тормадылар баштан,
Тиеш булган чакта да.
Елмаеп җавап кайтардык,
Дошманнарга, ятка да.
Көнләшүче аз булмады,
Таш атмадык ашына.
Күңел чиста калды һәрчак,
Фәрештәләр каршында.
Изгелектә булдык һәрчак,
Күңел шулай кушканга.
Искитмәде ялагайга,
Җанын саткан куштанга.
Сатмадык, сатучыларны,
Кабул итә алмадык.
Күзгә карап тибүчегә,
Җавапсыз да калмадык.
Тезләр каннарга чыланды,
Тормыш йөген тартканда.
Үз-үзеңә ышанылды,
Авыр,кыен чакларда.
Өйрәтте тормыш кануны,
Үз-үзеңне якларга.
Вөҗданыңны һәм җаныңны,
Яман күздән сакларга.
Шушы тормыш фәлсәфәсе,
Озатып бара күптәннән.
Гамәлләрем буталмаска,
Сабак алам үткәннән.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев