Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Ярату шулкадәр кыйммәт ул, сөюгә- сөюдә түләсәң.
Үлчәүгә саласың- мәхәббәт арасын,
Бик кыйммәт ара ул -уйласаң.
Табынып, табынып йөргәндә аңарга,
Ни хикмәт ,уйларда каласың?
Ул ара бик якын, әгәр дә ихластан,
Күзләрең ялгышмый үз тиңен табалса.
Кыраулар төшкәндә ут янар чәчәккә,
Бер җылы коткара, ләбаса.
Ни булыр, ни булыр сөюгә-
Җавапсыз калганда ялгыштан?
Мин белмим бу җирдә кешене,
Яратып яратмый ялгышкан.
Уен бар мәхәббәт илендә,
Күптәннән,күпләрне алдаган.
Ихласлык коткара гашыйкны-
Яманнан, иманнан, ялганнан.
Сөюгә ышанам- яратам,
Булганда ихластан, ялгансыз.
Янәшә килгәнсең яныма,
Булмый ул мәхәббәт җавапсыз.
"Яратам", "Яратам", дөньясы ,
Әйтерсең шул сүздән яралган.
Мин сиңа сүзсез дә мең кабат,
Ярату хисендә бара алам.
Кирегә юллар юк, юк, диләр,
Расладым киресен юлымда.
Хәтерлә беренче үпкәнем,
Кулыңны алганым кулыңа.
Ә аннан син килдең баш иеп,
Икебез теләгән минутка,
Узганнар калса да еракта,
Онытмыйм мин сине минут та.
Уйлыймын, акылны югалтып,
Син һәрчак торасың янәшә.
"Мин сине яратам"- сүз дәшсәм-
Дөньясы сөюдән көнләшә.
Димәктән, сөю бар бу җирдә,
Ярату,гашыйклык, мәхәббәт.
Мин гашыйк- кычкырам җиһанга,
Кемнәргә насыйп соң бу рәхәт?!
Ярату шулкадәр кыйммәт ул,
Сөюгә- сөюдә түләсәң.
Аңламыйм тормышның мәгьнәсен-
Яратып кемнедер сөймәсәң?!
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев