Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Сөю кәлимәсе"
Сөю кәлимәсе Язмышымны язучым бар,
Кирәкми башка язмыш.
Югалтасым килми сине-
Уртак сөюне ялгыш.
Күзләреңә, сүзләреңә,
Ихластан ышанамын.
Хәтерлә әле, сиңа гына-
Сөюдән бушанганым.
Син янымда- кирәк чакта,
Миңа башка кирәкмәс.
Теләсәк тә сөю телен,
Безгә беркем өйрәтмәс.
Кайтып, кайтып уйларсың да,
Эзләп китәрсең мине.
Беркайчан да үз- үзеңне,
Сүкмәссең, диеп, тиле.
Яратырга өйрәтмәдем,
Үзең белеп тугансың.
Беркайчан да әйтмә миңа,
"Соңга калдык. Нигә соң?"
Ялгышларны узар өчен-
Язмыш кирәк ялгышсыз.
Кояш,хәтта, сүнәр иде,
Яна калса багышсыз.
Сизәсеңме ,һәр минутың,
Минутыма бәйләнгән.
Үзем күпне беләм сыман,
Һаман синнән өйрәнәм.
Сөяргә, сөелергә дә,
Син өйрәттең бит мине.
Бу тормышта һәркемнең дә,
Була икән үз тиңе.
Язмышымны язучым бар-
Ышанам бары сиңа.
Мин синең өчен туганмын-
Ә син бүләксең миңа.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев