Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Менәр чаклар була Кояшына, төшми йоклар чаклар Айларда"
Яшәүләрнең мәгьнәсе
Таң нурлары сирпеп уятканда,
Шөкер дисең:исән уяндым.
Көн артыннан алып йөгерәсең ,
Дәшеп бара алдан хыялың.
Максат ала кулларыңнан кысып,
Ашык бераз, берүк соңлама.
Монысы да кирәк, тегесе дә,
Ниләр генә килми уйларга.
Берәү сиңа сорау белән килә,
Икенчедән тама киңәше.
Өченчесе хәлең сорап куя-
Кемдә кемнең булмас ни эше?
Телефоның чыңлый берөзлексез:
Ни хәл дустым, син соң кайларда?
Менәр чаклар була Кояшына,
Төшми йоклар чаклар Айларда?
Заманасы шундый, көн тууга,
Мәшәкате килә иң элек.
Син белгәнче үз хәлеңнең хәлен,
Читләр белә аны иң элек.
Кеше күрмәс мәлең, берәү сиңа,
Дәшә назлы сусау карашта.
Абыныплар китә аякларың,
Ни хикмәттер нәкь шул тарафка.
Йөгерәсең һаман, абайламый,
Теләгәнең , өмет артыннан.
Минут, сәгать үзенекен итә,
Өстен булып барсы, барсыннан.
Менә шулай гомере дә үтә,
Көн артыннан тагын көн куып.
Аңлар идем гомер фәлсәфәсен,
Дөньясына бераз соң туып.
Тик мөмкинлек биреләдер безгә,
Бер туарга, тик бер яшьнәргә.
Ходай күпме язган язмышларга,
Язсын безгә матур яшәргә.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев