Уйлан, кеше!
Чишмәләрдә су кипмәгән әле, исән-имин ага елгалар. Дөнья матур, әнә алмашка Туып тора бала-чагалар.
Җан биргәнгә җүн бирә,
Шаулап тора басу-кырлар да,
Ә табигать һәрчак мохтаҗ икән,
Җан җылыта торган җырларга.
Тургайлар да иртә уяналар,
Әйтә сыман безгә нишләргә,
Бөреләнә гөлләр чәчәкләргә,
Табигатьтән безгә ишарә.
Һәр туган җан капшанып,
Яшәү җаен эзли үзенә.
Таба алмагач елап җибәрә,
Ана кеше моңа түзми лә.
Ә аналар бала хакын хаклап,
Утка керә, төшә суларга.
Ул маяклар кадап куя,
Адашмасын өчен юлларга.
Ярый ла бит алар ташламаса.
Тәкъдим иткән безнең юлларны,
Адашканнар арасында бар бит.
Кемнең кызы, кемнең уллары.
Бу дөньяны һич тигезләп булмый,
Бизмәннәре аның саташа.
Әй син кеше, гамәл кылганчы,
Ныклабрак уйла иң башта.
Уйлан, кеше, нинди матур дөнья
Өлеше бар анда һәркемнең.
Бар нәрсәдән кыйммәтрәк тора.
Һәрбер иртә, яңа һәр көнең.
Миңнур Сафиуллин.
Балыклы-Чүкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа