Расиля Юсупова: "Сандугач оясы" (Хикәя)
Язгы сулар ташып, әкрен генә җирләр кипшерде. Кышкы суыклар, бигрәкләр дә инде, күңелгә ниндидер салкынлык өсти. Бураннары, җанны өшетеп, йөрәкне айкый. Я Аллам! Җәй җитте бугай. Бигрәк матур шул җәй көннәре: җылы, кояшлы. Күңелләрне җылытып торган кебек. Яратам да инде шушы ел фасылын. Бакчалар яшеллеккә күмелде, бар дөнья ямь-яшел. Күрче...
Язгы сулар ташып, әкрен генә җирләр кипшерде. Кышкы суыклар, бигрәкләр дә инде, күңелгә ниндидер салкынлык өсти. Бураннары, җанны өшетеп, йөрәкне айкый.
Я Аллам! Җәй җитте бугай. Бигрәк матур шул җәй көннәре: җылы, кояшлы. Күңелләрне җылытып торган кебек. Яратам да инде шушы ел фасылын. Бакчалар яшеллеккә күмелде, бар дөнья ямь-яшел. Күрче ул җиләк-җимеш куакларын. Кура җиләге, карлыган, крыжовник барысы да, шау чәчәккә күмелеп утыралар бит.
Тик менә, шушы крыжовник куаклыгы гына, миңа бик күптәнге, йөрәгемдә тирән яра уеп калдырган бер хатирәне исемә төшереп тора. Инде күпме еллар узган бит, югыйсә...
Миңа җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Иртә белән, бик матур итеп, чут-чут сайраган бер кош тавышына уянып киттем.
Әнием янына йөгереп килдем дә:
- Әнием, тыңлачы бер генә кош сайравын, нинди кошчык микән ул, шулай матур итеп сайрый торган? - дип, куануымнан сикерендем.Әнием шунда:
- Әйе, ишеттем кызым, ул - сандугач. Ике-өч көн сайрый инде безнең бакчабызда, - дип, елмаеп куйды. - Беләсеңме? - дип, дәвам итте тагын. - Ул безнең крыжовник куагында оя корган бит. Балам, зинһар, берүк оясын туздырма, тия күрмә! Сандугач оясына кагылырга ярамый. Ул оясын ташлап китсә, бәхетсезлек китерә, дип әйтәләр кызым, - диде дә, башымнан сыйпап, бит очыннан үбеп куйды.
Шулай итеп, әниемнең шул сүзләреннән соң, крыжовник куагын урап йөрергә тырыштым мин. Кайвакыт, ерактан күзәткәләп йөрсәм дә, якын килергә теләмәдем.
Көн артыннан көннәр узды, җиләк-җимеш өлгерә башлаган чаклар. Җиләкләр өлгергәч бигрәкләр дә тәмле шул, өлгергәч, ул әче крыжовник та, бик баллылана бит.
Шулай беркөнне, куак тулы кызыктырып утырган, баш бармагы зурлыгындагы эре-эре крыжовникны ашап карыйсы килүем өстенлек алдымы, әкрен генә куаклык янына килдем. Кош, оясында түгел ахрысы, - дип уйладым. Куаклык янына килеп җитүем булды, күрә дә алмый калдым, ялт итеп, кош очып та чыгып китте. Мин сабый бала, кош югында, барыбер мине күрми дип, ояга күз салдым. Ояда, кечкенә генә сандугач йомыркалары ята иде. Миңа әнием ояны туздырма диде, ә мин бит ояны туздырмыйм, бары, йомыркаларны гына тотып карыйм. Тиз генә тотып карыйм да, аннары, китәрмен дип уйладым. Әкрен генә ояга кулымны тыктым. Анда берничә, нәни генә, җып-җылы йомырка ята иде. Алны-артны карап тормадым, тизрәк сандугач кайтканчы дип, куаклык яныннан китү ягын карадым.
Күпмедер вакыт үткәннән соң, әнием миннән сорап куйды:
- Кызым, син сандугач оясына кагылмадыңмы, аны куркытмагансыңдыр бит, балам? Кайчаннан бирле, сандугачыбызның сайравы ишетелми, - дип көрсенеп куйды. Мин, уен белән мавыккан булып, ишетмәмешкә салыштым.
Ә йөрәгем, шул чакта, туктыймы дип торам. Әти-әниемнең өйдә юклыгын чамалап кына тордым да, йөгердем куаклык янына. Йөгереп килдем дә, әкрен генә ояга күз салдым, кош юк, ә йомыркалар ята иде. Кулымны ояга тыктым. Йөрәгем чымырдап куйды! Йомыркалар, боз кебек сап-салкын иде. Җиргә капландым да, чирәмне тырнап, үкси-үкси еладым. Бары, әниемнең әйткән сүзләре генә, яңгырап ишетелгән кебек булды:
«Сандугач оясына кагылырга ярамый, оясын ташлап китәр, ә аны, бәхетсезлек китерә, - дип әйтәләр кызым!»
Бу сүзләр, колагымда бик озак яңгырап торды...
Берничә елдан, туган нигезебезне кайгы җилләре кага башлагач, минем җаным өзгәләнде! Шул вакытта әниемнең сүзен тыңлаган булсам, бу кайгылар бәлки, булмаган булыр иде. Йөрәгемә, бер зур яра булып уелып калмас иде, бу «Сандугач оясы» дип, йөрәгемне телгәләп, үкенеп яшәдем мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев