Вазыйх Фатыйхов: Мин гашыйк өр- яңадан
Сызып үтте нидер кинәт,
Яндырып хисләремне.
Атылдым серле кочакка,
Белмичә нишләвемне.
Гел башкача нурландылар,
Карашларым, күзләрем.
Югалыплар калдым шундый,
Онытылды сүзләрем.
Җаным яна, пешә, көя,
Урын тапмыйм үземә.
Ышанмыйм маңгай күземә,
Хәтта, күңел күземә.
Нинди халәт, аңлый алмыйм,
Тезләрем тотмас хәлдә.
Йөрәге туктарга мөмкин,
Кешенең мондый мәлдә.
Ычкынса, ычкына икән,
Хисләрем тыям димә.
Мизгелендә башкайларга,
Мең дә бер уйлар килә.
Аякларым җиргә тими,
Очам , әнә, хыялда.
Берәү дәшә: " Ач күзеңне,
Дөнья бит бу, оялма!"
Тартынам шул, тартынсынам,
Моңарчы күрмәгәнгә.
Күпме яшәп тә,күреп тә,
Күрмичә йөргәнемә
Игьтибарым җитми йөргән,
Матурлыгың танырга.
Инде бүген үзем әзер,
Каршыңда табынырга.
Күпме кайтып, күпме киттем,
Шушы сукмаклар буйлап.
Маңгай күзе күрмәгән шул,,
Торам шуңарны уйлап.
Бүген адымымнан тама ,
Шундый кайнар эзләрем.
Гашыйк булдым өр- яңадан,
Ала алмыйм күзләрем.
Моңа кадзр сукыр булып,
Яшәлгән бит, ни хикмәт?
Гүя, алларыма төште,
Күкләрдән тиңсез кыйммәт.
Болай күзлим, алай күзлим,
Туя алмыйм һич кенә.
Инде кочагыңа иңәм,
Тыела алмыйм һич менә.
" Сыен", дисең, " Үкенмәссең",
Аласың кочагыңа.
Сулышларыбыз кушылды,
Мәхәббәт почмагында.
Гашыйк булдым, өр- яңадан,
Шундый серле үзгәрдем.
Синнән һич тә ала алмыйм,
Гыйшык тулы күзләрем.
Күкрәгеңә капландым да,
Ут янам кочагыңда.
Инде янсам да мең риза,
Мине тиле гашыйк иткән-
Авылым учагында!
Авылкаем, кичер мине,
Гафу сорыйм алдыңда.
Башым аска иелсә дә,
Йөрәк тоташ ялкында,
Үзгә инде акыл да.
Вазыйх Фатыйхов.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев