Бик борынгы заманда, карга-командир, саескан - сотник, үрдәк-үрәтник булган чакта, яшәгән ди, бик ярлы бабай. Аның торырга юньле йорты, кияргә киеме, ашарга ризыгы булмаган, ди.
Көзләр җиткән, сәләмә кием тагын да ныграк тузган. Инде бабайның бишмәте кышка керерлек түгел икән. Шулай аптырап йөргәндә, аңа бер егет очраган. Ул хәлне аңлаткач, егет елмаеп кына җавап биргән:
- Мин сиңа тун бирәм, тик бер шартым бар. Мин ни дисәм дә, син минем сүзне халык алдында расларга тиеш, дигән. Ул ризалык биргән, егет нәрсә әйтсә дә, бабай килешеп торган. Тик бу бик зурга киткән, баштарак егет: "Мин өч куянны бер юлы аттым, авылга аю төшкән",- диеп ялганлаган булса, соңыннан бөтенләй оятын югалта. Ул: "Авылда янгын бар, фәлән кеше вафат икән, төгән кеше урманда адашкан",- дигән. Шундый тузга язмаган хәлләр сөйләп, кешеләрнең котын алган. Бабайның да түземлеге бетә, халык белән сөйләшеп, аны кызык итәргә уйлыйлар. Басуда кызып иген урган чакта: "Егет, синең анда йортыңа ут капкан ",- диеп, шактый гына еракта урнашкан авылына йөгертәләр. Шушы хәлдән соң егет алдашуын туктата һәм бөтенләй авылдан чыгып китә. Бу вакыйга башкаларга да сабак була, мондый начар гадәтле кешене күрсәләр, шул егетне сөйләп күрсәтәләр икән. Бу авылда мин дә булдым, татлы бал белән чәй дә эчтем. Ә халык әле дә шулай матур итеп, гөрләп яшәп ята икән.
Самат Миннеханов,
5 нче сыйныф укучысы.
Нет комментариев