Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Татар яшьләре: Кытайда чит ил укытучыларын чакыру модада

Сер түгел, Россия яшьләре арасында башка илләрдә эшләүчеләр дә бар. Статистикага күз салсак, чит илләргә күчеп киткән россиялеләрнең 25 проценты - 15-29 яшьлекләр. Бу 15 мең егет-кыз дигән сүз. Россиялеләрнең күбесе эш яки даими яшәү урыны итеп Евросоюз илләре, АКШ, Израильне сайлый. Уртача күрсәткечләр буенча 10 мең яшь кешенең сигезе...

Сер түгел, Россия яшьләре арасында башка илләрдә эшләүчеләр дә бар. Статистикага күз салсак, чит илләргә күчеп киткән россиялеләрнең 25 проценты - 15-29 яшьлекләр. Бу 15 мең егет-кыз дигән сүз. Россиялеләрнең күбесе эш яки даими яшәү урыны итеп Евросоюз илләре, АКШ, Израильне сайлый. Уртача күрсәткечләр буенча 10 мең яшь кешенең сигезе башка илгә эш эзләп китә.


Алар арасында безнең республика яшьләре дә бар. Татарстанның яшь вәкилләре өчен чит илгә барып эшләү, ул, беренче чиратта, дөнья гизү генә түгел, ә үз көчеңне, сәләтеңне сынап карау да.


Intertat.ru хәбәрчесе Кытайда эшләүче татар яшьләре белән аралашты.

Чит илдән килгәннәрнең хезмәт хакы да зур

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасына эләгергә теләгән Илфат Вәлиев хәзерге көндә Кытайның Шанси провинциясе Тайюань шәһәрендә инглиз теле укытучысы булып эшли.
Казан федераль университетын тәмамлаган егет сайлау алдында калган: Казанда калып эшкә урнашыргамы, әллә башка илгә китеп, үзеңне сынап караргамы? Дуслары тәкъдиме буенча ул Кытайда эшләүне сайлаган. Кытайда балалар бакчаларына укытучылар эзләү белән шөгыльләнгән махсус агентлыклар бар. Илфат та махсус программа буенча түгел, ә агентлык аша эшкә урнашкан. Чөнки аның Казандагы дусларыныңа "өй-эш-өй-эш" принцибы буенча яшисе килмәгән.



- Кытайда инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур. Ә кытайлыларның үзләренең инглиз телендә сөйләме югары дәрәҗәдә түгел. Башка илдә инглиз телендә сөйләшүчеләр белән чагыштырганда, алар ватып-җимереп сөйләшкән кебек, - дип сөйли Илфат Вәлиев.

Егетнең эш контракты 2016 елның октябрь аеннан башлап төгәл бер ел дәвам итәргә тиеш. Әмма егет Рамазан аена Казанга кайтырга җыена. Бу, беренче чиратта, кытайларда, безнең илдәге кебек, озын яллар булмау белән аңлатыла.


Илфат Кытай балалар бакчасында инглиз теле укыта. Видеолар карау, җырлар җырлау, китап уку - укыту процессы шуннан гыйбарәт. Чит илдән чакыртылган укытучылар, гадәттә, дәрәҗәле балалар бакчасында хезмәт куя икән. Аларның, башкалар белән чагыштырганда, хезмәт хаклары да күпкә югарырак. Бөекбритания, АКШ, Австралиядән килгән укытучыларның хезмәт хаклары - 10-20 мең юань. Безнең акчаларга әйләндерсәк, бу 86800-173600 cум тирәсе килеп чыга. Ә Россиядән килгәннәргә 7-8 мең юань, ягъни 60830-69040 сум түләнелә. Мондый хезмәт хаклары Кытай өчен югары, дип санала. Чөнки кытайлыларга исә бу урында бары тик 2-3 мең юань түлиләр.


Россиядә һәм Кытайда балаларга белем бирүдә әллә ни аерма юк, дип саный егет. "Кытай телен бик үк яхшы белмәү сәбәпле, авырлыклар тумыйча калмый. Әмма балаларның сөйләм телендә еш кылланыла торган сүзләрне мин инде ятлап өлгердем. Гомумән алганда, сабыйлар белән эшләү җиңел бирелә миңа. Барысы да укытучыдан тора. Хәзер алар мин килеп кергәч үк, кочакларга тотыналар", - ди егет.


Белгәнебезчә, Татарстанда да мөгаллимнәр җитмәү проблемасы бар. Әмма Илфатка безнең республикада укытучы булып эшләр өчен махсус белем кирәк, ә Татарстан егете исә "дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеген алган.


- Кытайда киләчәктә югары вазифада эшләргә теләсәң, инглиз телен белү мәҗбүри. Шуңа күп кенә ата-аналар да балалары белән өйләрендә дә инглизчә сөйләшәләр, - ди егет.


·


"Бөтен нәрсәгә борыч тутыралар сыман"

Татарстан егетенә эш мәсьәләләреннән кала, көндәлек мәшәкатьләр белән дә очрашырга туры килә. Илфат Кытайда экология проблемасының кискен торуын билгеләп үтте. Бу һаваның пычрану дәрәҗәсе югары булуына бәйле. "Беренче айларда гына түгел, хәзер дә дус, туганнарымны, бигрәк татар халык ашларын сагынам. Аеруча әнием пешергән өчпочмак-гөбәдияләрне. Монда бит инде кухня башка: гадәти рацион дөге һәм токмачтан тора. Ашарга сораганда да, әче булмасын, дип махсус сорап алам. Ләкин шулай да бар нәрсәгә дә борыч салалар кебек тоела", - дип сөйләде ул. Киләчәктә Илфат үз бизнесын ачарга, яки Кытайда бер-ике ел яшәргә тели.

Кытайда җиде ел белем бирә

Кытайда хезмәт куя торган татарстанлылар арасында 7 ел дәвамында бу илдә инглиз телен укыткан Аделия Хисмәтуллина да бар. Моңарчы ул Пекинда яшәсә, әле шушы көннәрдә генә Цжэдзянь провинциясендәге Иу шәһәренә күчкән. Казан университетының Көнчыгыш факультетында белем алган вакытта башлап, ул инглиз телен укыта башлаган. Яшь ханымның гомуми укыту тәҗрибәсе 11 елга (!) җыела.


- Шуңа да Кытайда да үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнергә карар кылдым. Әнием - Казан вузы доценты. Балаларны укытуга булган мәхәббәт тә аннан күчкәндер, дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, башка юнәлештә дә эшләп карадым: дәрәҗәле делегацияләрдә тәрҗемәче булдым, Кытай ширкәтләрендә, сату өлкәсендә хезмәт куйдым. Ләкин боларның берсе дә миңа канәгатьләнү хисе китермәде. Белем бирү һәм балалар белән эшләү - менә болардан башка мин яши алмыйм, - дип сөйли Аделия Хисмәтуллина.


Пекинда ул Кытай һәм халыкара балалар бакчаларында, башлангыч мәктәптә, рус балалар бакчасында инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Нәтиҗәдә, 6 ел хезмәт куйганнан соң, шәхси дәресләр генә алып бара башлаган. Хәзер ул кытайлыларга гына түгел, БДБ илләре яшьләренә дә инглиз телен укыта. Араларында Украина, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстаннан килгән студентлар да бар. Аделия ханымның хезмәт хакына килгәндә, мәктәп, балалар бакчасында эшләгәндә, ул 2000 долларны тәшкил итсә, хәзер 50 минутлык шәхси дәресләр өчен ул 231 юань, ягъни 2000 сум хезмәт хакы ала.

"Европа, Америка укытучыларына игътибар зур"

Аделия әйтүенчә, Кытайда белем бирүнең аерым методикасы юк. Бу илдә чит ил укытучыларын чакырту - модада. "Шунысы кызык: укытучыларны профессиональ яктан түгел, ә тышкы кыяфәтләре буенча сайлап алалар. Европалыларга игътибар зур. Әлбәттә, Канада, АКШ, Британия, Австралиядән булганнарга биредә урын - түрдән, чөнки алар инглиз телен су кебек эчә", - ди яшь ханым.


Кытайда грамматика һәм мәктәпне тәмамлагандагы имтиханны тапшыруга аеруча басым ясыйлар икән. Кытайлылар мәктәптә үк инглиз телен өйрәнсә дә, тик анда сөйләшә белүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуңа да сөйләм телен яхшыртырга булыша торган чит ил укытучысын табуны кирәк, дип саныйлар икән.


Киләчәктә Аделия үзенең кайда эшләячәген төгәл әйтә алмый. Барысы да Алла кулында, дип саный. "Әлбәттә, мин Казанны бик сагынам. Бөтен гаиләм, нәсел җебем дә шунда. Җир шары шулкадәр зур ки, яшь вакытта күп нәрсәне күреп каласы килә. Гомер буена Кытайда калырга да планлаштырмыйм. Кызганыч, Кытайда татарлар белән аралашырга туры килмәде. Татарлар Синцзянь округында яши. Аларга нинди мөнәсәбәт булуын белмим. Ләкин мин кемгә булса да үземнең татар икәнлегемне әйткәндә, аларга татарлар турында тулырак мәгълүмат аңлатырга туры килә", - ди яшь ханым.


Бер ел элек, Пекинда яшәгән вакытта, Аделия "Инглиз клубы"н да оештырган. Һәр җомга саен теләгән кешеләр бирегә килеп, үзенең сөйләм телен яхшырта алган. Башка шәһәргә күченгәч тә, һәр көнне Аделия «Вичат" дигән кытай мессенджерында инглиз теле буенча кызыклы мәгълүмат белән дә бүлешүен дәвам итә.

Чыннан да, Татарстан яшьләре кая гына барса да, югалып калмый. Җир җимертеп, эшли. Үзләренә тәҗрибә туплый, башкаларга да үз эшен күрсәтә белә.

Белешмә:


Башка илләргә күчеп китүчеләр арасында югары белемле россиялеләр, эшмәкәрләр, мәгълүмат технологияләре белгечләре күп. Сораштыруларга күз салсак, россиялеләрнең 22 проценты чит илдә яшәргә каршы түгел. Ләкин якын киләчәктә мондый адымга барачак кешеләрнең саны гына бик аз - 1 процент. Аларның күбесе йә студентлар, йә яшь эшмәкәрләр.


Ә чит ил гражданнарына килсәк, Россиядә 430 мең чит ил кешесе эшләргә хокуклы. Бу безнең илгә килүчеләрнең 41 процентын тәшкил итә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Чыганак: /intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев