Рөстәм Миңнеханов Америкада татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
Сезнең мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә карата мөнәсәбәтегез безнең өчен үрнәк булып тора, диде очрашуда Татарстан Президенты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Берлингейм шәһәрендәге (Калифорния) Татар йорты залында булган очрашуга 50дән артык кеше килгән иде. Имам Абдул-Даян Сафа дога укып башланган чарада Америка төрки-татар ассоциациясе президенты Туран Апакай сәламләп чыгыш ясады. Ул Рөстәм Миңнехановка шушы чарага килү мөмкинлеге тапканы өчен рәхмәт әйтте, форсаттан файдаланып, үзе җитәкчелек иткән оешма башкарган эшләр турында сөйләде.

АКШтагы татар җәмгыяте эшчәнлеге белән Америка төрки-татар ассоциациясе әгъзалары Рукия Сафа, Адилә Сафа, Гүзәл һәм Илдус Әхмәдуллинар таныштырды.
Рөстәм Миңнеханов Америка төрки-татар ассоциациясе активына тарихи ватаннан еракта үз халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу һәм үстерү эшенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез бер-берегезне таба алгансыз, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен саклар өчен берләшкәнсез, - диде ул. - Хәтта Татарстанда яшәүче татарлар өчен дә телне саклау мәсьәләсе әле дә ачык кала бирә. Һәм сезнең мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә карата мөнәсәбәтегез безнең өчен үрнәк булып тора. Киләчәктә дә шулай бердәм булып калырга кирәк, чөнки безнең көч - бердәмлектә!"
Без төрле илләрдәге татарлар белән очрашабыз, иң гаҗәбе - Татарстаннан читтә, мәсәлән, АКШта туган кешеләр татарча ничек итеп сөйләшә белүләре, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. Билгеле, без, балалар бакчасыннан башлап, туган телне укыту методикасын камилләштерү юнәлешендә эзлибез. Ләкин туган тел әнидән тапшырылмый, гаиләдә шушы телдә аралашмый торып, дәүләт туган телгә өйрәтә алмый, диде ул.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты бөтен дөнья татарларын берләштерә торган проектлар турында сөйләде. Мисалга, татар телен өйрәнү буенча "Ана теле"онлайн системасы, "ТНВ-Планета" иярченле телеканалы, "Тatarile" глобаль социаль челтәре һәм башка мөмкинлекләр.
Очрашу ахырында кунаклар Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җырын башкарды.
Рөстәм Миңнеханов Америка төрки-татар ассоциациясе әгъзасы Рокыя Сафага татар халкының мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаган һәм арттырган өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары очрашуда катнашучылар Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән фотосурәткә төште.
Белешмә өчен. Хәзерге вакытта АКШта казан татарларының 2 меңнән артык гаиләсе исәпләнә. Дөньяның төрле почмагыннан укырга килгән татарларны да исәпләп, биредә 4 меңләп милләттәш яши.
АКШта татарлар үзләренең милли мәдәниятенә, диненә, гореф-гадәтләренә, ризыкларына өстенлек бирә, Төркия, Канада, Финляндия, Австралия, Япония, Германия кебек илләрдә гомер итүче татарлар белән элемтәләрен саклый, үзара язышып торалар. Татарстандагы ватандашлары белән дә элемтәләрен югалтмыйлар. Америкадагы татарлар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да даими элемтәдә тора.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев