Әлеге сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә?
18 сентябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлау була. Аңа әзерлекнең ничек баруын сорап Балык Бистәсе муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
- Марат Хөсәенович, алда торган сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә?
- 2016 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар беренче мәртәбә декабрь башында түгел, ә бәлки сентябрьнең өченче якшәмбесендә бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелә. Дәүләт Думасына катнаш система буенча сайлауларны соңгы тапкыр 2003 елда уздырдык. Депутатлар сайлау турындагы законга үзгәрешләр 2014 елның 22 февралендә кабул ителде. Хәзер депутатлар корпусының яртысы -225 кеше-бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана, ягъни бер округтан бер депутат. 225 депутат бердәм федераль сайлау округы буенча сәяси партияләрнең федераль исемлегеннән сайланачак. Татарстан Республикасында алты бер мандатлы сайлау округлары оештырылды. Безнең Балык Бистәсе районы 26 номерлы Идел буе бер мандатлы сайлау округы составында. Анда шулай ук Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба, Лаеш районнары, Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе районнары керә. Безнең районда 21595 сайлаучы бар.
Бер мандатлы Идел буе сайлау округы буенча бер урынга сигез кандидат дәгъва итәләр: Бильгильдеева Рушания Габдуләхат кызы, Бородин Евгений Анатольевич, Абдуллин Ленар Айдар улы, Мортазин Ирек Минзави улы, Новиков Дмитрий Николаевич, Новиков Илья Вадимович, Пешков Виктор Петрович, Сибагатуллин Фатыйх Саубан улы. Сайлауларда 14 сәяси партия-ЛДПР-Россия либераль-демократик партиясе, "Гадел Россия", "Россия патриотлары", "Гражданлык Платформасы", "Россия экологик партиясе", "Партия роста", "Россия Федерциясе коммунистлар партиясе", "Халык иреге партиясе (Парнас)", "Гражданлык көче" Бөтен Россия сәяси партиясе җәмәгать оешмасы", "Россия коммунистлары партиясе", "Яблоко" Россия берләштерелгән демократик партиясе, " Родина" Бөтен Россия сәяси партиясе, "Бердәм Россия" сәяси партиясе, "Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе".
Партияләр өчен үтү барьеры-сайлауда катнашкан сайлаучыларның биш процент тавышы. Бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатларга күпчелек тавыш җыю җитә. Федераль һәм Региональ сайлауларда сайлаучыларның килү чиге һәм "Барысына да каршы" тавыш бирү 2006 елда бетерелде. 7 нче сентябрьдән 17 нче сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә төшерү (открепительный) талоннар бирелә.
Моннан тыш 18 сентябрьдә депутатларның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле Балык Бистәсе районының Бәтке, Зур Мәшләк, Олы Кульга, Трой-Урай, Урахча, Шомырбаш муниципаль берәмлекләрендә вәкаләтле органнарга өстәмә депутатлар сайлау була.
Районда сайлауларны әзерләү һәм үткәрү өчен 47 участок сайлау комиссиясе төзелде. Алар 2016 елның 7 сентябреннән эшли башладылар.
Сайлау участокларында сайлаучыларга-2, ә өстәмә сайлаулар үткәрә торган берәмлекләрдә 3 бюллетень бирелә.
- Бүгенге көндә сайлау комиссия участоклары нәрсә белән шөгыльләнәләр?
- Хәзер сайлаучылар исемлекләр белән таныштырылалар. Сайлаучылар исемлеге тәгаенләнә, сайлауга чакырулар таратыла.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18 сентябрь көнне 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. 41 сайлау участогында үтә күренмәле ящиклар куела. Гамәлдәге закон нигезендә сайлаучы бюллетеньдагы квадратка теләсә нинди билге куя ала. Сайлау серен саклау максатыннан сайлау бюллетене уң ягы белән эчкә каратып салына.
Безнең районның 6 сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары файдаланачак. Аларда сайлаучыларда кәгазь бюллетене урынына электрон бюллетеньнәр биреләчәк.
- Район сайлаучыларына нәрсә теләр идегез?
- Сайлау хокукы булган барлык гражданнарны 18 сентябрь көнне сайлау участокларына килеп гражданлык бурычларын үтәргә чакырам.
Таңсылу Минһаҗева.
Фотосы: serpuhov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев