Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Кемнәрне күздә тотабыз - кыйблабыз билгеләнде

Үткән якшәмбедә "Бердәм Россия" сәяси партиясе Дәүләт Думасына депутатлыкка лаеклы кандидатларны билгеләү максатыннан ачык алдан тавыш бирү үткәрде.

Район буенча барысы тугыз сайлау участогы эшләде. Балыкбистәлеләр тавыш бирүгә иртәнге сәгатьләрдән үк актив тартылдылар. Хәтта, сайлау бланкалары алу өчен чират та барлыкка килде. Иртәнге 10.00 сәгатькә сайлаучыларның инде биш процентка якыны килгән иде.

- Бу сайлауга килүне дә бурычыбыз итеп кабул иттек. Әлеге практика чит илләрдә күптәннән файдаланыла инде. Без лаеклы кандидатларны үзебез сайларга хаклы. «Бердәм Россия» партиясе бу яктан әлегә берәү генә тәвәккәл адымга бара, - диде безгә стажлы сайлаучыларның берсе Хәмәтгазиз Касимов. Ул сайлауга тормыш иптәше белән килгән иде.

"Олы яшьтә булсам да алдан сайлауларга килдем әле. Депутатлыкка лаеклы кандидатлар ия булсын, дип телим. Шуңа күрә дә үз тавышымны бирергә булдым. Киләчәгебезнең матур, тыныч булуы без сайлаган кешеләрдән тора бит",-диде Валентина Зиновьева.

"Алдан тавыш бирүне оештыруларын кирәк дип уйлыйм. Сайлауга бару, тавыш бирү без - яшьләрнең бурычы ул. Шуңа күрә гаиләбез белән килдек",-диде "Березка" балалар бакчасы хезмәткәре Ләйсән Павлова.

Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, бу көнне сайлау участокларына 4318 сайлаучы килде. Бу сан район буенча гомум сайлаучыларның 20 процентын тәшкил итә. Балыкбистәлеләр кайсы кандидатларга үзләренең тавышларын бирделәр, әлеге хакта газетабызның киләсе саннарында һәм сайтыбызда таныша алырсыз.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев