Әлбәттә, моңа кадәр дә Шәймиев шәхесенә багышланган рус телендә басмалар чыгып торды. Ана телебездә дөнья күргән әлеге китап исә икеләтә куаныч өсти. Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Илбашы» китабы, беренче карашка, әле күптән түгел генә рус телендә нәшер ителгән «Жизнь замечательных людей. Биография продолжается…» (шулай ук М.Шәймиев шәхесенә багышланган) китабыннан калышрак кебек. Ни дисәгез дә, татар купшылык һәм затлылыкка омтылучан бит. Татар телендәгесе дә катырак тышлы, фото-документлар белән баетылганрак булса, отышлырак булыр иде. Кайберәүләр тышлыктамыни хикмәт: китап эчтәлекле, иң мөһиме - укучы игътибарын җәлеп итәрлек булсын дияр...

- Китап өчен мәгълүмат туплау авыр булды, димәс идем, чөнки Минтимер Шәрипович турында бик күп материал бар бит, - ди Рабит Батулла. - Матбугатта да, интернетта да шактый күп алар. Китаплар да шактый чыкты. Үзе белән әңгәмәләр дә корып утырдык. Без бит инде күптән таныш, 1990 елдан бирле. Ирек мәйданында кулга микрофон тотып «азатлык» кычкырып йөрдек. Минтимер Шәрипович безнең хөкүмәт җитәкчесе буларак, парламентта, сессияләрдә җитәкчелек кыла иде. Бу китап жанры буенча - әдәби-документаль әсәр. Монда документ та күп, әдәби чаралар да.

Минтимер Шәймиев турында әдәби әсәр язу тәкъдимен Батуллага «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов ясаган:
- Илбашы турында әдәби-документаль әсәр язарга Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың барыннан да өлгеррәк булып алынуы аңлашыла да. Беренчедән, ул - Минтимер Шәймиевнең замандашы, татарның ил-көнендә барган хәл-вакыйгаларны читтән күзәтүче әдип кенә түгел, ә шул вакыйгалар эчендә үзе дә кайнаган милләтпәрвәр көрәшчебез дә бит әле. Икенчедән, Р.Батулла - үз иҗат гомерендә тарихи шәхесләргә багышланган «Сөембикә-ханбикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Кәбир Бәкер», «Аксак Тимер», «Тукай-Апуш», «Бию җене кагылган егет» кебек романнар, дистәләрчә киносценарийлар, сәхнә әсәрләре язган тәҗрибәле, кил колачлы язучы.
2017 ел Татарстан китап нәшрияты өчен шактый уңышлы башланды.
«Илбашы» китабының мөхәррире Газинур Морат әлеге хезмәтне беренче коймак, дип белдерде. «Минтимер аганың үз ана телендә, татарча уйлап, татарча иҗат ителгән әсәр бу. Моңарчы, минем белүемчә, Татарстанда беренче Президентыбыз турында татар телендә дөнья күргән әсәр юк иде әле. Әлбәттә, әдәби очерклар булгандыр, әмма әдәби образ иҗат итү, татар халкының соңгы дәвердәге олы шәхесе турында әдәби әсәр язу зур кыюлык, егетлек, каһарманлык сорый», - диде ул.

Кайбер кешеләр «Илбашы» әсәре белән «Казан утлары» журналы битләреннән таныша башлаганнар иде инде. Китап мөхәррире ышандырганча, документаль фактлар белән баетылган, моңарчы бөтенләй без белмәгән яклары белән ачылган аксакалыбыз турындагы китап һәркемгә кызыклы булачак.
«Илбашы»ның Татарстан китап нәшрияты билгеләгән бәясе - 180 сум. (Чагыштыру өчен: Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы - 555 тәңкә.) Ул нәшриятның сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган инде.
Әсәрнең мөхәррире Г.Морат Минтимер Шәймиевне дә китапның мөхәррире дип атады. «Минтимер Шәрипович кулъязма вакытында ук әсәрне укып чыкты. Караламамның икенче яртысын «брак»ка чыгарды. Ул файдага гына булды, киңәше бик дөрес иде. Икенче яртысында мин нәкъ менә «Азатлык» дип кычкырып йөргән вакытны чиста документ белән җиңеп чыкмакчы идем. Икенче бүлекне яңадан язарга туры килде. Минтимер Шәймиев китап язылганда укып барды һәм киңәшләрен биреп торды. Соңгы вариантта теләген белдереп записка язды, анда да тәнкыйть бар иде. Бик дөрес тәнкыйтьләр. Ул зиһенлиятле кеше, бер яктан икенче якка бәргәләнми...» - дип җавап бирде китап авторы, Intertat.ru хәбәрчесенең, әсәрне Шәймиев үзе укыдымы һәм нинди бәя бирде, дигән соравына.
Татар язучылары арасында аксакалыбыз Минтимер Шәймиев турында әдәби әсәр язылырга тиеш дигән теләк күптән йөргән. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим дә, бу китап - күптән көтелгән, ди. Шәймиев турында язучыларыбызның гомум фикере, гомум хыялы шушы китапта тормышка ашкан. «Илбашы» китабын халык та яратып кабул итәчәк, тиражы гына азрак булган, дигән фикердә ул.

Китапта татар халкы өчен кадерле фактлар шактый. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән, гади авыл баласының ил күләмендә танылган сәясәтче дәрәҗәсенә ирешү серләре белән дә танышырга мөмкин булачак. Шулай ук мәхәббәт тарихы, Татарстан язмышы да объектив сурәтләнгән.
КИТАПТАН КАЙБЕР ӨЗЕКЛӘР:
«Миңкәй» - Минтимер Шәймиевнең сабый чактагы кыскартылган исеме...
Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-бабалардан калган йолалар билгели. Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.

Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде.
Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер, Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган.

Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыры - ялгызлык! Күпме дусларың, сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, бер бушанып алырга ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел, ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде...
Минтимер Шәймиевнең өскә күтәрелә баруы коммунистик режимның гөрләгән чагына, совет властенең иң куәтле дәверенә туры килде. Колхоз-совхозлар гөрли, нефть миллиардлап кына суыртыла, заводлар корыла, анда-санда бөек төзелешләр барлыкка килә. Социалистик илләр белән дуслык шәп. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: шушы шау-шулы уңышлардан баш әйләнгән чагында эчкечелек арта барды илдә....

«Президент» атамасын башкасына алыштыру-алыштырмау - ул республиканың үз вәкаләте.
- Әгәр дә аны өстән алыштырырга кушалар яки мәҗбүр итәләр икән, без референдум оештырырга яки халык фикерен тупларга һәм халык ихтыярына буйсынырга тиеш булачакбыз, - диде Минтимер Шәймиев.
Нет комментариев