Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Халык соравын искә алып, үзгәрешләр кертелде

Рәсми чыганаклардан мәгьлүм булганча, агымдагы урып-җыю компаниесе чорында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикабызның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре белән очрашулар вакытында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләргә түләүле ветеринария хезмәте күрсәтүләрнең артык кыйммәт булуы хакында сорау-үтенечләр белән мөрәҗәгать иткән булганнар.

Шул уңайдан, 2016 елда граҗданнарның шәхси хуҗалыкларындагы терлекләргә планлы ветеринария хезмәтләре һәм эпидемиягә каршы көрәш, йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан Татарстан Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе белән ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы түләүле һәм бушлай ветеринария чаралары үткәргән өчен түләү тәртибе турындагы положениене яңадан карап, үзгәрешләр керткәннәр. Үзгәрешләрдән күренгәнчә, хәзер савым сыерына күрсәтелгән ветеринария хезмәте бәясе елына 500 сум күләмендә билгеләнә. Аның 300 сумы авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләнә, шәхси хуҗалыкка кире кайтарыла. Шәхси хуҗалыкта булган башка терлекләрнең баш санына хезмәт күрсәтү бушлай башкарыла. Йорт терлекләре өчен аеруча куркынычлы булган йогышлы авыруларга каршы зооэпидемия чараларын шулай ук бушлай башкару каралган. Монда сыерларга лейкоз авыруына каршы үткәрелә торган вакцинацияләү да керә.
Фотосы: re91.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев