Бүген балыкбистәлеләр үзләренең киләчәген сайлыйлар (фотолар)
Бүген Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Россиялеләр Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйлар. Балык Бистәсе районында барлыгы 47 сайлау участогы формалаштырылган. Иртәнге сәгать 8.00 дә республикабызның барлык териториясендәге кебек Полянка авылы сайлау участогы да ишекләрен ачты.
Полянка авылында бүгенге көнгә тавыш бирергә хокукы булган 649 кеше теркәлгән. Тавыш бирергә беренчеләрдән булып Балык бистәсе 2 нче мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Сәүбан Шәрәфиев килде.
- Татарстаныбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге якты булсын өчен тавыш бирәм,- диде ул, бюллетеньнәрен ящикка төшергәндә.
Район хакимияте башлыгы Илһам Валеев сайлау участогына тормыш иптәше Рәмзия ханым, уллары, килене, оныгы белән бергәләп килде.
- Соңгы елларда республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә колачлы эшләр башкарыла. Районыбызда да федераль, республика программалары нигезендә социаль объектлар төзелә, яңартыла. Шушы Полянка авылында да күптән түгел заманча фелдьшерлык- акушерлык пункты ачтык. Боларны халык белеп , күреп тора. Киләчәктә дә мондый сәясәт дәвам итсен өчен Дәүләт Думасына лаеклы депутатлар, көчле Татарстан командасын сайларга кирәк,- диде ул.
Авылның иң өлкән сайлаучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 93 яшен тутырган Мәгъмүрә апа Әхмәтова дөньяларга тынычлык,булачак депутатларга аек акыл, зирәклек теләп тавыш бирде.
- Безнең авыл халкы элек-электән сайлауларда активлык күрсәтә. Быел аеруча актив катнашалар. Менә сәгать 12 дә тулмаган әле, ә сайлаучыларыбызның 75 проценты тавыш бирделәр инде, - диде Полянка участок сайлау комиссиясе рәисе Фирая Ситдыйкова.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев