Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Балык Бистәсендә конференция үтте

Бу атна башында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең отчет-сайлау конференциясе үтте.

Анда район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимовның хисап доклады тыңланды. Төп доклад буенча Тулуш авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов, Зур Мәшләк авыл җирлеге башлыгы Азат Фатыйхов фикер алышуда катнаштылар. Конференция делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән район партия оешмасы секретарен, 8 кешедән торган сәяси Совет әгьзаләрен, 3 кешедән торган контроль комиссиясен һәм республика конференциясенә делегатлар сайладылар. Бертавыштан җирле партия оешмасы секретаре итеп яңадан Илһам Валеев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев