Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Балык Бистәсе районында иртәнге 10 сәгатькә 30,69 процент сайлаучы тавыш бирде

Балык Бистәсе муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе председателе Марат Хәсәнов хәбәр итүенчә, райондагы 47 участок сайлау комиссияләре үзләренең эшләрен 8 сәгатьтә башлап җибәрделәр һәм сайлау участокларында сайлаулар башланды.

Иртәнге сәгать 10 да мәгълүматлар шуны күрсәтте: 21253 сайлаучының 6516 сы үзләренең тавышларын биргәннәр. Бу барлык сайлаучының 30,69 проценты дигән сүз. Сайлау аеруча Балык Бистәсе, Тулуш, Ырга, Биектау, Яңа Сала, Олы Елга, Олы Солтан, Зур Мәшләк, Корноухово, Котлы Бөкәш, Күки, Масловка һәм Рус Әшнәге авылларында зур акивлык белән бара. Сайлау гәдәти режимда бара. Барлык сайлау участокларында диярлек сайлаучыларны җыр-моң каршылый.

Таңсылу Миңхаҗева, Вазыйх Фатыйхов.

Таңсылу Миңхаҗева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев