Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Балык Бистәсе эшмәкәрләре барлыгы 16 миллион сумлык грант оттылар

Районның өч фермеры «Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» программасы кысаларында, дүрт фермеры исә «Крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» республика программасы нигезендә матди ярдәмгә ия булдылар.

Яшь эш ачучы фермерларның откан суммасы 1,3 әр миллион сум булса, гаилә фермалары өлешенә 2,5- 3 әр миллион сумлык грантлар туры килә. Башлап китүче фермерлар җир җиләге, карлыган үстерү һәм сөтчелек белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Гаилә фермалары терлек симертү, кошчылык, сарык асрау, сөт җитештерүгә курс тоталар. Грант отучылар районның 7 авылында эшчәнлекләрен җәелдерәчәкләр. Бүгенге көндә Балык Бистәсе районында 60 ка якын крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 41 гаилә фермасы эшли. Хәзерге вакытта тагын 11 гаилә җиде юнәлештә эшләрен ачып, төзелеш эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев