Сәламәтлек һәм тирә-як мохит
Йорт тирәсендә чисталык, тәртип булуына барыбыз да сөенәбез
Эчке кичерешләрем белән уртаклашу өчен инде күптәннән кулыма каләм алырга уйлап йөрдем, тик ничектер һаман җае чыкмады.
Чыннан да, күп нәрсә җитәкчегә бәйле, дип хак әйтә халык. "Җилкомсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә җитәкче итеп Рәфис Гарипов билгеләнгәч бөтен йортыбыз белән сөенештек, һәр көнне аңа олы рәхмәтебезне укыйбыз. Моңарчы безнең тирәдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыкларын җыю контейнерлары айлар буена чистартылмый иде. Аннан көнозын тәмсез исләр бөркелеп торды, кәгазь кисәкләрен, чүп-чарны, полиэтилен калдыкларын көчле җилләр бөтен тирә-юньгә тарата иде. Агротехникум янәшәсендәге элек бәләкәй чүплеккә әйләнеп барган мәйданда "Йолдыз" балалар бакчасы төзелүенә дә чиксез сөенәбез без. Бигрәк тә җәй айларында күңелләнә төште. Тирә-юнгә ямь биреп агачлар яшелләнә, чәчәкләр хуш-ис тарата. Үзебез яшәгән күп катлы йорт тирәсендә чисталык, тәртип булуына барыбыз да куанабыз.
Марсель Хаджимуратов,
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев