Язгы боз өстендә икеләтә куркыныч яный
Күптән түгел Лаеш шәһәре тирәсендә Кама елгасында ярдан 8 чакырым ераклыкта 53 яшьлек ир кеше йөрәк өянәгеннән вафат булды.
"Язгы боз өстендә балыкчыларга икеләтә куркыныч яный. Беренчедән,боз астына китүең бар. Язгы боз беренче карашка нык, калын күренсә дә көпшәк була. Икенчедән, иртә язда атмосфера басымының кискен күтәрелүе, йөрәк авырулы кешеләргә начар тәэсир итә. Авыруның хәле начарланса, медицина хезмәткәрләренең, коткару службасының вакытында килеп җитә алмау ихтималы зур. Югарыда телгә алынган фаҗига шуның ачык мисалы",- дип телефоннан хәбәр итте Лаеш районы ГИМС начальнигы Александр Пыренков.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://tvsk.tv/archive/index.php?d=2008/12/24&page=2
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев