Яшь буынга кошларга мәхәббәт һәм сакчыл уяту максатыннан чара үткәрелде
Шушы көнне Корноухово авылы Мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә карата "Исәнме, кошлар иле!" дип аталган матур тәрбияви чара үткәрелде.
Табигатьнең, Җир-Анабызның күркәмлеген күрә һәм тоя белмәүче алмаш үсеп килгән заманда мондый чараларны үткәрү бик кирәкле нәрсә, минемчә. Киләчәк буын тургайлар сайравын, торналар тавышын ишетеп хозурлана алмаса, күп нәрсәне югалтачак. Бер яктан ерак-ерак илләрдән очып кайткан кыр казларын, үрдәкләрне ядрә тулган мылтыклар күтәреп каршылыйбыз, икенче яктан - кырларны, елгаларны агулыйбыз. Бик тырышып корытабыз табигатьне. Ә киләчәк буын безгә ни әйтер? Әлеге чара да яшь буында Җир-Анабызга, кошларга мәхәббәт, сакчыл караш уяту максатыннан чыгып оештырылды.
Чарага балалар бик теләп һәм зур кызыксыну белән килгәннәр иде. Бу чара чын мәгънәсендә ял итү сәгатенә әверелде. Балалар ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. "Бөркетләр" һәм "Карчыгалар" төрле конкурсларда да үзләрен сынатмадылар. Ике команда да кошлар турында җырлар башкардалар, табышмакларга бик тапкыр җавап бирделәр, сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр, кроссворд чиштеләр. Һәркем канәгать калды. Әлеге ял кичәсе аларның күңелендә озакка истә калыр, дип ышанасы килә.
Гүзәл Хәбибуллина,
Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.
Фото: http://900igr.net/photo/priroda/3-Osennie-zarisovki.files/060-Pereljot…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев